15 июнь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты мәйданчыгында мөселман Сабан туе узды.
Көн салкын булуга карамастан, бәйрәм бик оешкан һәм күтәренке рухта үтте. Татар халкының гомер-гомергә уйналынып килгән төрле милли уеннарында халык бик теләп катнашты, җылы чәй һәм бик күп төрле сый-нигъмәтләрдән авыз итте. Шулай ук балалар Корьән сүрәләре укыдылар. Һәркем яктылык, җылылык һәм бәйрәм рухына күмелеп өйләренә таралышты.
Фото: http://rdk-saby.do.am
Нет комментариев