Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә гашыйклар көненә багышланган уеннар программасы

13 февраль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты фойесында Гашыйклар көненә багышланган «Барысы да мәхәббәттән башлана...» − исеме астында уеннар программасы оештырылды.

Чара барышында өлкән сыйныф укучылары өчен кызыклы бәйгеләр булды, алар концерт номерлары белән үрелеп алып барылды. Шулай ук, котлаулардан һәм күңелле уеннардан тыш, яшьләр өчен «мәхәббәт почтасы» да куелган иде. Балалар бер-берсенә открыткалар аркылы тылсымлы теләкләрен бүләк иттеләр, чара бәйрәм дискотекасы белән дәвам итте. Соңыннан конкурс нәтиҗәләре буенча Изге Вәли бәйрәменең «Мистер һәм Миссис»лары сайлап алынды. Шулай ук бәйрәм уңаеннан мәдәният йортында стенгазета чыгарылды.

Фото: http://rdk-saby.do.am

http://rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев