Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәҗәрә конкурсында Олы Шыңардан Ахунҗан бабай нәселе җиңде

Республикакүләм шәҗәрә конкурсының зона турында Олы Шыңардан Ахунҗан бабай нәселенә тиңнәр булмады

Бәйгедә Саба, Балтач, Питрәч, Кукмара, Арча, Мамадыш районыннан килгән гаиләләр көч сынашты. Конкурс җиңүчесе булып Олы Шыңардан Ахунҗан бабай нәселе табылды.

ТР архив эшләре буенча дәүләт комитеты тарафыннан моннан дүрт ел элек матур башлангычка нигез салынды: республикабыз гаиләләре арасында “Тарихта без эзлебез” дип исемләнгән шәҗәрәләр фестивале үткәрелә башлады. Конкурсның төп бурычы –  гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, Татарстан һәм үз гаиләсе тарихына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

 Быелгы конкурсның зона этабы узган җомгада  безнең районда узды. Фестивальгә  Мамадыш, Питрәч, Арча, Балтач, Кукмара районнарыннан 5 нәсел дәвамчылары  килде. Районыбыз данын Олы Шыңардан Ахунҗан Әхмәтҗанов нәселе яклады. Конкурс шартлары буенча катнашучы  гаиләләр иң элек нәсел агачын, үз гореф-гадәтләрен, һөнәрчеләрен, аш-су осталыкларын чагылдырган күргәзмәләре белән таныштырдылар. Залның күп өлешен чын мәгънәсендә шыңарлылар яулап алган иде ул көнне. Ахунҗан бабайның бишенче буын оныгы Райлә Галәвина бабаларының гыйбрәтле язмышы белән дә таныштырды. Ахунҗан Әхмәтҗанов 1868 елда Олы Шыңар авылында туа, сәүдәгәр булып гомер итә. Җәмәгате Бибифатыйха белән иген игеп, мал асрап көн күрәләр, 10 бала тәрбияләп үстерәләр. Ахунҗан кибет тота, товарны әҗәткә дә биреп тора, шулай итеп бик күп кешене ачлыктан коткарып кала. Еллар болганып киткәч, Ахунҗанны кулак дигән тамга белән сөргенгә озаталар. Ул ике кечкенә улы белән Магнитогорск якларына барып төпләнә. Бик күп җәбер-золым күрү үзенекен итә, гаилә башлыгы тиф белән авырый һәм 1933 елның 20 гыйнварында вафат була. Төшләрендә күреп хыялланган Шыңарына исән сау кайту насыйп булмый. 1930 нчы еллар афәте Ахунҗанны туган җирләреннән аерса да, нәсел, ыруг, туганлык җепләрен берничек тә өзә алмый. “Без нәселебезне барлау ниятеннән Шәҗәрә бәйрәме дә үткәрдек. Моннан ун ел элек Ахунҗанның Шәҗәрә агачында 485 кеше булса, 10 елдан соң бу агач тармаклары 700гә җитте”, – дип сөйләде Райлә. Ахунҗан тамырының  иң өлкән яшьтәге Әминә апаларына 98 яшь тула, иң нәни оныкчыкка 2 ай икән. Күргәзмәдә Бибифатыйха әбиләре кигән күлмәкне (150 ел элек тегелгән), 1920 елгы бирнә сандыгын, борынгы намазлык, бизмәннәр һәм башка төрле гаилә ядкарьләрен дә кызыксынып карадылар бәйрәмгә килүчеләр (фотода). Нәселнең  Коръән билгеләренә охшаган үз тамгасы да булган. Ахунҗан бабайның оныклары арасында итек басучылар, умартачылар, тегүчеләр, данлыклы спортчылар һәм башка төрле һөнәр ияләре булуы билгеле. Бу эшләрне хәзер дә дәвам итүчеләре бар. Сәхнә чыгышларында эшкә һәвәслекләрен генә түгел, сәнгать җанлы булуларын, җыр-биюгә осталыкларын да күрсәттеләр. Театральләштерелгән тамашага 50 ләп кеше җәлеп ителгән. Чыгышларны Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова җитәкчелегендәге жюри әгъзалары күзәтте. Алар сәхнә чыгышларында барлык гаилә әгъзаларының катнашуын, осталык дәрәҗәсен, шәҗәрәнең төзелешен, мәгъ­лүмати яктан бай булуын  һәм башкаларны исәпкә алып бәя бирделәр. Бәйгечеләр арасында республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев  гаиләсе дә конкурска зур әзерлек белән килгән иде. “Бала, нәселен, милләтен, динен белеп, горурланып үсәргә тиеш. Без дә  авылның 227 хуҗалыгының шәҗәрәсен эшләп, альбом итеп ясап, мәчеткә куйдык. 83 хуҗалыкның 17 буыны билгеле, күбесенең 11 буыны мәгълүм. Үземнең дә 33 буынга кадәр нәселем билгеле”,– диде Җәлил хәзрәт. Башка гаиләләр дә конкурс барышында үз гореф-гадәтләрен һәм иҗади күнекмәләрен күрсәттеләр. Фестивальгә килүчеләрне районыбыз башлыгы Рәис Миңнеханов сәламләде. “Һәр гаиләнең буыннан-буынга килә торган үз традициясе, үзкыйммәте бар. Бүген чыгышларда күпме гаилә тарихын, гөреф-гадәтләрен күрдек. Сокланмаслык түгел моңа. Үзем дә чыгышларны караганда күңел белән шәҗәрәбезне барлап утырдым. Алга таба бу изге эшне дәвам итәргә, бигрәк тә моңа яшь буынны җәлеп итәргә кирәк. Һәр гаиләдә нәсел җепләре барлансын, өйрәнелсен, буыннар чылбыры өзелмәсен”,– диде. Алга таба Рәис Нургали улы узган ел «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсының муниципаль турында җиңү яулаган укучыларны сәхнәгә чакырып тәбрикләде, һәркайсына грамоталар, күчтәнәч пакеталары тапшырды.

 Барлык чыгышлар тәмам­лангач, комиссия җиңүчене игълан итте. Иң алдан һәр гаиләгә катнашучы сертификаты тапшырылды. Ә конкурсның төп  җиңүчесе булып райондашларыбыз Ахунҗан бабай нәселе табылды!  Бик тиздән  алар  конкурсның республика турында көч сынашачак. Анда да ахунҗанныкылар сынатмаслар дип уйлыбыз.

Фоторепортаж.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев