Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Син каршыла безне, зур тормыш!

Районыбызның IX һәм XI сыйныф укучыларына төп һәм урта белем алу турында аттестатлар тапшырылды.

28 июньдә  “Сабантуй”  спорт- күңел ачу комплексында узган тантаналы чарага быелгы уку елында  11нче сыйныфны тәмамлаган 130 укучыга  һәм  9 сыйныфларга хәер-фатиханы районыбыз  җитәкчеләре, укытучылар, әти-әниләре бирде.

 Тантана   олы тормыш юлына әзерләнгән кичәге укучыларга ак юллар, якты киләчәк теләп, Әхмәд хәзрәт  Сафинның изге Коръән  аятьләре белән башланды.

  «Соңгы кыңгырау» бәйрәме үткәнгә әле генә кебек, инде Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып, кулыгызга аттестатлар аласыз. Кемнәрдер студент булачак, кайсыларыгыз үзегезнең беренче хезмәт юлын башлап җибәрәчәк. Сезнең иң тәүге укытучыларыгыз –  әти-әниләрегез. Сезне дөньяга китереп, беренче адымнарыгызга сөенеп,  яхшы тәрбия  бирүчеләр  – алар. Дәүләтебезнең  байлыгы – гаиләләрдә. Яңа гаиләләр корылып, балалар тумаса, киләчәгебез юк дигән сүз. Киләчәк  ул – сез. Шуңа да алдагы тормышыгызда матур гаиләләр булдырып, үзегез кебек балалар дөньяга китереп яшәргә язсын. Тормышыгызны яратып башкара торган хезмәткә багышлагыз.  Үзегезгә гомер биргән әти-әниләрегезне, 11 ел буе белем һәм тәрбия биргән укытучыларыгызны, якыннарыгызны хөрмәт итегез.Күңелегездәге бөтен хыял-максатларыгыз тормышка ашсын», – диде үзенең тәбрикләү чыгышында  район башлыгы Рәис Миңнеханов.

Иң элек сәхнә түренә 11 ел буе фән нигезләрен гел «5» ле билгеләренә генә үзләштереп, 1нче дәрәҗәдәге медальгә лаек булган 29 укучы чакырылды. Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче сәләтле балалар мәктәбеннән 7 укучы, Саба гимназиясеннән – 5, Шәмәрдән лицееннан – 5, Эзмә урта мәктәбеннән – 3, Иштуган, Тимершык, Олы Шыңар  мәктәпләреннән  1әр укучы белем баскычларын лаеклы үтеп, медаль яулауга ирештеләр. Ике чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм Дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырганнар.

 «Имтиханнарга әзерләнүгә бөтен көчне бирдек. Мин химия фәненнән  БДИда  100 балл җыя алдым. Бик шатмын. Тырышлыгым үз нәтиҗәсен күрсәтте. Бик яхшыга өметләнсәм дә, 100 балл ук  булыр дип уйламадым. Химия миңа бик җиңелләрдән бирелде. Биологияне күбрәк өйрәндем. Тырышмыйча гына булмый. Шунысы әһәмиятле,  имтиханнарга кергәндә куркуны җиңәргә, каушамаска кирәк. Алайса бөтен белгәннәрең дә онытылачак. Алдагы тормышымны медицина белән бәйләргә уйлыйм», – ди Шәмәрдән лицеен тәмамлаган Полина Иванова.

Сәләтле балалар мәктәбеннән Сафия Нуруллинаның да  рус теленнән  тапшырылган Бердәм дәүләт имтиханы 100 баллга бәяләнгән. 

Сәхнәгә мәктәптә уку дәверендә спорт өлкәсендә, иҗади, интеллектуаль республикакүләм бәйгеләрдә актив катнашкан, республика олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар чакырылып, район башлыгының Котлау хатлары тапшырылды.  Бәйрәм тантанасы  9 сыйныфны гел “5”ле билгеләренә генә тәмамлап, кызыл аттестат алучылар  һәм  уку дәверендә мәктәп данын район, республика бәйгеләрендә яклаган укучыларны хөрмәтләү белән дәвам итте. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Шакиров үз чыгышында чыгарылыш сыйныф укучыларының барысы да имтиханнарны  яхшы билгеләргә генә тапшыруларын, аттестат алуларын әйтте. “Ике укучыбыз  БДИда 100 балл җыйса, 100гә якыны  80 һәм аннан да югары баллга тапшырдылар. Боларга, әлбәттә, укучы, укытучыларның, әти-әниләрнең  зур тырыш хезмәте салынган. Алган белемнәре укучыларга алдагы тормыш юлында файдалы  булсын. Быел  9 сыйныфны 379 укучы тәмамлады.  Шулай ук яхшы билгеләр яулауга ирештеләр. Алдагы еллар статистикасы күрсәткәнчә, аларның  якынча 70 проценты төрле уку йортларына китәчәк.  Алга таба  үзләре теләгән  белем йортларына урнашуларын телим”, – диде Илфат Фоат улы һәм мәктәптә уку чорында җәмәгать тормышында актив катнашкан, спорт һәм сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешкән укучыларга мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары  тапшырды. "Бүген безнең өчен бик тә тантаналы көн. Дулкынландыргыч имтиханнар артта калды. Барыбыз да шатлыклы хисләр генә кичерә. Имтихан нәтиҗәләрем дә куанычлы. Мин КФУның исәп-хисап математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтына  (ИВМиИТ-ВМК)  укырга керергә җыенам. Барлык яшьтәшләремә  ак юллар телим”, –ди Саба гимназиясен тәмамлаган Диләрә Хөснетдинова.  

Тантаналы өлештән  соң район башлыгының чыгарылыш сыйныфларга   махсус бүләге –  “MINGAZOV”  татар кавер төркеме чыгышы тәкъдим ителде.

Фоторепортаж

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев