Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Слетта яшьләр һәм ветераннар аралашты

Туган җиребезнең киләчәге – яшьләр кулында.

Районның барлык тармакларында бүген яшь белгечләргә кытлык. Гомумән, авылларны саклау, яшәтү өчен яшь гаиләләр, балалар чыр-чуы кирәк. Туган җиребезнең киләчәге – яшьләр кулында. Бәхеткә, авылларыбызда төпләнеп калган, үзләренең киләчәкләрен Саба  ягы җире белән бәйләп караучы яшьләребез байтак. Районның аграр тармагын да елның  елында  авылда  калган егет-кызлар тулыландыра. Фотода шундыйларның алтысын – Динә Нуретдинова (сулдан), Әнәс Фәсхетдинов, Ринат Хәмитов, Сәйдәш Хәйруллин,  Адилә Гыйлаҗиева, Илүсә Фәләхованы  күрәсез. Өлкәннәргә  алмашка  әнә шундый  яшьләр  кирәк. Ринат Хәмитовның “Мөхәммәтшин”  крестьян-фермер хуҗалыгында  тракторчы булып эшли башлаганына бер ай гына  булса,  Курсабаштан  Сәйдәш Хәйруллин инде  елга  якын бозау  карау нечкәлекләрен өйрәнгән.  Динә “Сатыш”та терлекчелек бухгалтеры,  Адилә Килдебәк  бүлекчәсендә көтү белән  идарә итү  менеджеры штатында хезмәт юлын башлаган.   Әнәс  Фәсхетдинов  “Кибәче”  бүлекчәсендә терлекләр  карый.

Бәйрәмгә гомерләре буе терлекчелектә эшләгән ветераннар  да  чакырылган   иде. Авыл хуҗалыгы  идарәсеннән Илсур Латыйповны, сыер савучылар һәм бозаучылар Кадрия Хәйбриева, Равилә Мөхәмәтгалиева, (“Туган як”),  Жәннәтнур Рәхмәтуллина (Шекше), Гарәфи Исламов (“Игенче”), Раузалия Җәләлиева, Зәмфәрия Фәрхетдинова, Нурия Вәлиева, Раифә Гарипова (дүртесе дә “Юлбат”тан), Вахит Әхмәдуллин (“Сатыш”), Гөлфинур Фәйзрахманова (“Әхмәтов”), Фә­нүзә Гаделшина (“Кибәче”), Зөлхия Шириева (Явлаштау), Кави Гайбадуллин (“Мөхәммәтшин”),  Люция Хангәрәева (“Симет”), Асия Сәлахиева (“Нырты”), Гәптелфәт Зыятдинов (“Курсабаш”), Зөһрә Фәсхиева (“Курсабаш”), Шамил Мөхетдинов (“Шытсу”), Зөлфирә Хаҗиморатова (“Көек”), Рәзинә Сафиуллина  (“Мичән”),  Рауза Миңлегулова (Мамалай), Гыйлембикә Гыйлаҗиева (Ак.Бигәнәй), Гөлнәзирә Гыйлаҗиеваны (“Тимершык”) мәйданга  чакырып,  яшьләргә үрнәк итеп  күрсәтеп хөрмәтләделәр. “Шытсу” җәмгыяте җитәкчеләре Айдар фермасында бозаулар тәрбияләгән 77  яшендәге Хәтирә Корбанованы да онытмаганнар. Аның 44 ел  стажы бар. “Эшләп  кеше бетми. Безгә хезмәтнең  авыры эләкте. Бүгенгесенә шөкер итәбез”, – диде ветеран. Олыяздан Татарстанның  атказанган терлекчесе Гөлфинур Фәйзерахманова да слетка,  чакырылмаса да,  ел  саен бара икән. “Аралашып,  күңел  ачып  кайтабыз”, – ди  ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев