Социаль хезмәт алучылар Лесхоз бистәсендә сәяхәттә булдылар
Алтын көзле сәфәр
Социаль хезмәт алучылар «РЦ Балкыш» ( Сияние),Саба районының матур табигатьле, урман эчендә урнашкан Лесхоз бистәсенә сәяхәткә чыктылар. Иң элек искиткеч дендрология бакчасы – табигый лабораторияга юл тоттылар. Монда аларны төрле әкият персонажлары һәм төрле җәнлекләрнең сыннары каршы алды. Оранжереяда үсүче бик күп төрле үсемлекләр, агачлар, чәчәкләр өлкәннәребезне таң калдырды. Аннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена юл тоттылар. Биредә аларны музей экспонатлары белән таныштырдылар, «Саба урман хуҗалыгы үсеше тарихы», «Саба урман хуҗалыгы хайваннар дөньясы». «Картиналар галереясе». бүлекләрен карадылар
Соңыннан өлкәннәр “Кыңгырау” музее белән таныштылар. 200-300кг, көчле тавышлы зур кыңгырау аеруча кызыксыну тудырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев