Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Социаль хезмәткәрләрне тәбрикләделәр

8 июнь көнне социаль хезмәткәр көнен билгеләп үттек

«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды.

Котлау сүзләре белән Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәсих Закирҗанов, Саба районы халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова һәм Югары Утар балалар интернат-йорты директоры Марсель Хуҗин чыгыш ясадылар.

Тантаналы чара барышында социаль өлкәнең иң яхшы хезмәткәрләре күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм район үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Саба районы хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Тантаналы чара концерт номерлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев