Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Соклануга, игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләр янында

Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов эш сәфәре белән Сабага килде. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында ул хакимият бинасында физик мөмкинлекләре чикле спортчылар белән очрашты.

 Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов эш сәфәре белән Сабага килде. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында ул хакимият бинасында физик мөмкинлекләре чикле спортчылар белән очрашты. “2025 ел алар  өчен  уңышлы ел булды. Рәис Нургалиевич, сезнең булышлык белән ике кызыбыз өстәл теннисы буенча дөнья  чемпионатында ИН-2 классында  призлы  урыннар  алып  кайттылар. Ләйсән Зарипова   күптән түгел Мисырда узган  ярышларда бер алтын, ике  көмеш  медаль  яулады. Ә Галина Гороховатченко дөнья кубогының биш этабында  катнашып, призлы  урыннарга  лаек булды”,– дип таныштырды спортчыларыбызның  казанышлары белән  “Саба Арена“ муниципаль бюджет  учреждениесе директоры  Артур Баһманов. Аларга  район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. “Менә дигән  спорт залларында  шөгыльләнеп тә, Дөнья  чемпионатларында  да  җиңмәсәк,  оет булыр. Алга табада  уңышлар безне ташламасын. Кызым инде Россия  җыелма  командасы составында. Үзем дә белгеч, буларак, мөмкинлекләре  чикле  спортчылар белән шөгыльләнәм”, – рәхмәт  сүзләре җиткерде Ләйсәннең әнисе  Рәмзия Зарипова.   Аннары Нияз Аитов Рәис Миңнеханов  белән берлектә игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләр яшәгән  гаиләләрдә булды. Аларның тормыш-көнкүреш шартлары белән якыннан танышты, хәлләрен сорашты, теләк-гозерләрен тыңлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев