«Шоколад»та тәрбияләнүчеләр Яңа ел табынына кабымлыклар ясарга өйрәнде
Һөнәрле булу гәүһәрле булуга тиң
“Шоколад” балалар бакчасында балаларны төрле һөнәр ияләре белән таныштыру эше актив алып барыла. Шул уңайдан, уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Лиана Җәлилованың әнисе Гөлгенә ханым балаларны пешекче һөнәре белән таныштырды. Ул шунда ук балаларга Яңа ел табынына җиләк-җимешләрдән һәм яшелчәләрдән төрле кабымлыклар ясарга өйрәтте. Балаларда пешекче һөнәренә кызыксыну һәм киләчәктә пешекче булу теләге уянды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев