Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Солдат аналары сайлауларда актив катнаша

Уллары яки ирлөре махсус хәрби операция зонасында булганнар да үзләренең гражданлык бурычын киләчәккә аеруча зур ышаныч-өметләр белән үти.

Мәдәният  йортына  урнашкан 2470нче  Олыяз  сайлау  участогына 396 сайлаучы теркәлгән. Иртәнге  сәгать 10га шуларның 40 процентка  якыны үзләренең гражданлык  бурычын  үтәде. “Бездә халык, ялмы, эш  көнеме,  иртә   торырга гадәтләнгән. Участок  ачылганчы ук унлап  сайлаучы  сәгать  7 тулганын  көтә  иде  инде. Билгеләнгән вакытта җыр-музыка белән һәм дәүләт гимннарын  уйнатып эшне башладык. Беренче   сайлаучыларга истәлек  сувенирлары бирелде. Теләүчеләр кайнар  коймак, бал белән чәй эчә ала. Сайлау барышын полиция хезмәткәре, өч  күзәтүче контрольдә тота. Тавыш бирү тыныч  уза”, –диде  участок  сайлау  комиссия рәисе  Руслан Гайнуллин.    

   Тавыш бирергә гаилә белән белән килүчеләр дә бар. Уллары яки ирлөре махсус хәрби операциясе зонасында булганнар да үзләренең гражданлык бурычын  киләчәккә аеруча  зур  ышаныч-өметләр белән  үти. Тормышы иптәше Данис белән “Әхмәтов”  крестьян  хуҗалыгында  эшләүче  Гөлнара ханым Гатауллиналарның  уллары Данир, мәсәлән,  2022  елның  октябреннән бирле Ватаныбыз мәнфәгатьләре хакына хәрби бурыч үти. Херсон юнәлешендә хезмәт итә.

“Без, солдат аналары, Олыяздан өчәү. Диләфрүз апа белән Җәриянең  уллары беренче  агымда ук  мобилизацияләнгәннәр иде. Алар белән үзара аралашып, хәл белешеп торабыз.  Улларыбыз да, борчылмагыз, барысы да тәртип дип  тынычландыра. Өчебезне дә улларыбыз тизрәк якыннары янына  кайтсыннар  иде дигән теләк берләштерә. Депутатлар халыкка тагын да  якынайсыннар, безне борчыган проблемаларны  уңай якка  хәл итү өчен  мөмкин булганның барысын  да  эшләсеннәр  иде”,–  диде  Гөлнара ханым.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев