«Солдатка беләзек» акциясе оештырылды
Балалар хәрбиләргә беләзек ясады.
Кичә Саба урта мәктәбе базасында «Алдынгылар хәрәкәтенең» җирле бүлекчәсе белән берлектә «Солдатка браслет» акциясе оештырылды, аның кысаларында активист-катнашучылар үз куллары белән МХО зонасында булган хәрбиләргә 100 данә беләзек ясадылар.
Укучылар үзләренең кул эшләре нәтиҗәсендә, хәрбиләрнең кайгыртучанлык, күңел җылысын тоясыларына ышаналар.
Без һәр солдатның исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез! Ясаган саклык браслетлары шушы көннәрдә гуманитар ярдәм белән бергә безнең солдатларга тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев