Соңгы срок – 2 декабрь
Салымнарыгызны түләдегезме?
Елдагыча, гражданнарның салым түләү чоры бара.Салым кәгазьләре почта белән этаплап салым түләүчеләргә җиткерелде. Салым хезмәте порталында теркәлгән гражданнарга түләү кәгазьләре электрон рәвештә «Шәхси кабинет»ларына жибәрелде. Салымнарны шулай ук банкларның мобиль кушымталары, дәүләт хезмәтләренең федераль һәм региональ порталлары аша онлайн-режимда, хәбәр итү кәгазьләре белән банк һәм почта бүлекчәләрендә түләп була.
Хәбәр итү кәгазе почта аша Салым түләүченең шәхси кабинеты булган очракта, ташламалар бирелеп, салым исәпләнмәгәндә һәм салым күләме 300 сумнан ким булганда килмәскә мөмкин. Калган очракларда гражданнарга яшәү урыны буенча салым инспекциясенә мөрәжәгать итәргә кирәк.
Физик затларнын 2023 ел өчен исәпләнгән жир, транспорт, мөлкәт салымы түләүнең соңгы срогы – 2024 елнын 2 декабре. Вакытында түләнмәгән салымнарга пеня исәпләнә, мәҗбүри түләттерү чаралары кулланыла. Шулай ук субсидия бирү туктатылырга мөмкин. Димәк, салым түләү бурычларын вакытында башкарырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев