Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сөт җитештерү арта

Район терлекчеләренә җәйге чорда сыерлардан мул продукция җитештерү бурычы куелды.

Әйтик, кичә, 17 июльдә, район буенча барлыгы 320389 килограмм, ягъни  кышкы  айлардагыдан 47 тоннадан артыграк  сөт  сатылды. Үсеш  узган елның шушы  чоры күрсәткеченә карата 10 процент  булды. Сыерларның  продуктлылыгы уртача 29,7 литр тәшкил итте. “ПМК” җәмгыятендә бер сыердан 40 килограмм  сөт  савыла.  “Мөхәммәтшин”  крестьян-фермер хуҗалыгында (36,3), “Нырты”, “Игенче”, “Курсабаш”  җәмгыятьләрендә дә   көндәлек  савым (34,6-32,5) районның  уртача күрсәткеченнән югарырак.  Сөт җитештерүдә югары  нәтиҗәләргә ирешкән хезмәт  алдынгылары  киләсе  атнада терлекчеләр  слетында билгеләп үтеләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев