«Созвездие-Йолдызлык 2025» фестивалендә райондашлырыбыз уңышы
«Созвездие-Йолдызлык 2025» эстрада сәнгатенең ачык республика яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы старт алды.
Фестиваль Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. «Созвездие-Йолдызлык» ның йомгаклау туры берьюлы ике мәйданчыкта - «УНИКС» КФУ КСКда һәм «Созвездие-Йолдызлык»Арт-резиденциясендә уза.
20 апрельдә суперфиналда яшь талантлар - Татарстанның якын районнарыннан һәм шәһәрләреннән сайлап алу турларында җиңүчеләр, шул исәптән Саба спорт мәктәбе укучылары катнашты.
Фестиваль суперфиналының беренче туры нәтиҗәләре буенча -районыбызның «Экспромт» хореография коллективы (җитәкчесе А.Давыдова) һәм «Бәллүр» вокаль ансамбле (җитәкчесе Г.Дәүлиева) икенче турга үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев