СӘРДӘБЕЗ - ГЕЛ КҮҢЕЛ ТҮРЕНДӘ
Сәрдә... Әниемнең туган-үскән, безнең яраткан "Сәрдә әби" белән "Сәрдә бабай"ларга кунакка барып, күп яхшылыкларга өйрәнеп, яңалыклар күреп, эшкә өйрәнеп үскән кадерле авылыбыз. Бабаебызның кечкенә генә, матур гына ап-ак сакалын селкетеп кет-кет көлеп каршы алулары, артык шаяра башлагач, кырыс кына итеп: "Җитте сезгә”–, дип кисәтеп куюлары, әбиебезнең бер дә иренмичә барлык эшләрнең дә башкарылу тәртибен кабат-кабат өйрәтүләре, ялгышкан чакларда да ачуланмыйча-тиргәмичә кисәтеп кенә куюлары- болар барысы да хәтергә уелып калган. Еш кына сагынып искә алып сөйләшеп утырабыз.
Тәпи йөри башлаганнан алып, Сәрдәгә кунакка бару бары тик җәяүләп булды. Ара алай бик якын түгел – 8 чакрым. Олы юлдан – "Әби патша юлы"ннан барасы. Иләбәрдән соң бераз баргач, юл кырыенда үсеп утыручы карт каен төбенә утырып ял итеп алу – олы бәхетнең берсе иде. Хәзергесе чорда олы юл да, карт каен да юк. Шулай да үтеп барышлый сагынып искә алам. Элек бу араны 2-2,5 сәгатьтә үтә идек, хәзер машина белән асфальт юлдан бик ашыкмыйча барганда 7 минут җитә.
Гафифәбану әбиебез җәйге каникул чорында урманга кура җиләге җыярга алып бара иде. Бу эшнең төп кагыйдәсе – савытың тулмый торып авызга бер җиләк тә кабарга яраманлыгын шушында өйрәндек. Дөрес, ялга туктагач, ашый торган ипи өстенә сыларга ярый, ләкин бу җиләкнең дә туктар алдыннан учка җыелган булуы шарт. Бу алтын кагыйдә гомер буе барлык эшләрне башкарганда да кулланылды. Ышаныгыз, чыннан да, "алтын кагыйдә". Баштагы чорда бер литрлы банкага җыйдым (һәм тутырдым), аннан соңгы чорда - өч литрлы банкага, әмма чиләк тутырып җыярга һич кенә дә өйрәнеп бетә алмадым.
Бабайның өй каршында бик тәмле шомырт үсә иде. Аның нәселе әле дә дәвам итә. Әмма ул шомыртны бары тик бабай рөхсәте белән генә ашыйсы. Рөхсәтсез агачка менсәгез, сез аны сындырасыз, дип курка иде бабай. Бабай тәрбиясенең уңай нәтиҗәсе: гомер буе кеше әйберенә рөхсәтсез кагылмадык.
"Сәрдә бабай" Арыслангали Вәлиев – озак еллар буе Сәрдә авылының мулласы-имам хатыйбы булып хезмәт иткән хәзрәт. Никах та укып, исемнәр дә кушып, җеназа намазларын да укып, барлык дини эшләрне алып барган кеше. Ә бит бу – дин коммунистлар тарафыннан нык тыелган еллар. Искечә (гарәпчә) укырга- язарга өйрәнгәч, армиядә хезмәт иткәндә бабай белән гарәпчә хат язышып тордык әле. Аңыша торган идек тагын бер- беребезне.
Искә төшерә башлагач, күңелгә килгәннәре бик күп инде аның. Әле менә Сәрдәдә мәчет ачылу тантанасында булып кайттык. Матур, мәһабәт бина. Нинди зур сөенеч- иман нуры кайта авылга. Инде алга таба мәчет ишекләре һәрдаим ачык булып, биш вакыт намазга азан тавышлары ишетелеп торсын дигән теләктә калабыз.
Илнур Газизов.
Эзмә мәхәлләсенең
имам хатыйбы.
Фото: https://vk.com/club8529321
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев