Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«СССР да үскән балалар без...»

4 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «СССР да үскән балалар без...» дип исемләнгән ретро-тамаша узды.

  Кичәдә Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, Шәмәрдән авыл модель китапханәсе хезмәткәрләре, Мичәнбаш авыл мәдәният йорты мөдире Альбина Гаврилова катнаштылар. Кичә программасында 70-80 еллар җырлары, дәртле биюләр, көлкеле күренешләр, «Әйдәгез, искә төшерик» уеннары яңгырады. Кич буе яшьлеккә кайтарган баян, гармун көйләре яңгырады. Чара азагында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Акварель» халык бию төркеме «Халыклар дуслыгы» биюе белән чыгыш ясады. Авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев һәркемне бәйрәм белән котлады, концертны оештыручыларга һәм тамаша карарга килүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев