Сталинград һәм Курск сугышлары каһарманы
Бөек Ватан сугышының иң дәһшәтле бәрелешләре булып Сталинград янында һәм Курск чыгынтысында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү санала. Әлеге фронтларда дошман ике миллионнан артык солдат-офицерын югалта. Җиңү безнең яктан да зур корбаннар сорый.
Сталинград һәм Курск сугышларында 1922 елда Арча районы (кантоны) Югары Симет авылында туган Әһли Шәех улы Шәехов та актив катнашкан. Ул Кызыл Армия сафларына 1940 елның көзендә чакырылган. Хезмәтен Липецк өлкәсенең Елец шәһәрендә, тимер юл күперләрен саклаучы НКВД частенда үтә. Фашист Германиясенең Советлар Союзына һөҗүменнән соң артиллерия коралы башлыгы белгечлеге ала. Яңа оештырылган 143нче аерым укчы бригадасы, 76 миллиметрлы ЗИС-2 пушкасы наводчигы вазыйфасында Сталинград фронтына җибәрелә. 1942 елның 15 октябрендә 143нче бригада генерал Ф.И. Толбухинның 57нче армиясе составында була.
Башта Щеткино авылын, Чепурники тимер юл разъездын саклыйлар. 1942 елның 20 ноябрендә Варваровка юнәлешендә һөҗүмгә күчәләр. Нәтиҗәдә 1нче румын пехота дивизиясе тар-мар ителә. 1942 елның 23 ноябрендә Сталинград районында немец гаскәрләрен тулысынча чолгап алу тәмамланганнан соң, бригада 64нче армия составында сугыша, Ягодный бистәсе юнәлешендә һөҗүм итә.
1943 елның 25 гыйнварында Әһли Шәехов хезмәт иткән бригада бүлекчәләре Сталинградның көнбатыш чигенә бәреп керә һәм бер төн дәвамында бөтен Ворошиловск районын чистарта. Икенче көнне бригада Ангар Бистәсе районында Царица елгасына якынлаша. Бригада штурм белән Ангарскины яулап ала, 82нче, 67нче мәктәпләр бинасында, 2нче клиник хастаханәдә һәм оборона җитәкчеләре булган төрмә бинасында генераллар Шлеммер, Дэниелс, Лейзер әсирлеккә алына. Тулы булмаган мәгълүматлар буенча, 143нче аерым укчы бригадасы 1942 елның 20 ноябреннән 1943 елның 31 гыйнварына кадәр 8125 солдат һәм офицерны юк итә, 10000нән артыгын әсирлеккә ала, 43 орудиене, 9 самолетны, 26 танкны юк итә, 4есен төзек хәлдә кулга төшерә, йөзгә якын дот һәм дзот, блиндаж җимерелә. Сталинград сугышлары вакытында күрсәткән батырлыклары өчен 840 сугышчы һәм бригада командиры орден һәм медальләр белән, ә "Сталинградны саклаган өчен" медале белән бөтен шәхси состав, шул исәптән кече сержант Әһли Шәехов та бүләкләнә. Аларга Югары баш командующий И.В. Сталин рәхмәт белдерә.
Аннары гвардия сержанты Курск чыгынтысындагы сугышта катнаша.Укчы бригада 64нче армия составында Воронеж фронтына тапшырыла һәм 1943 елның 14 апреленә кадәр Белгород районында Северский Донец елгасында оборона тота. Курск өлкәсенең Беломестное авылында булачак сугышларга әзерлек чорында Башкомандующий ставкасы боерыгы белән, 14нче гвардия һәм 96нчы бригадалар базасында 94нче гвардия укчы дивизиясе оештырыла. 1943 елның 30 июнендә дивизия тулысынча шәхси состав белән комплектланган була. Бүлү буенча сержант Әһли Шәехов расчет командиры сыйфатында 76 миллиметрлы пушкаларның артиллерия батареясына эләгә. 1943 елның 26 июлендә дошманны Белгород янындагы Севрюково, Дальняя Игуменка, Старгород торак пунктларыннан чыгаралар. Аннары гаскәрләр Белгород юнәлешенең бөтен фронты буенча һөҗүмгә күчәләр. Белгород шәһәрен азат итүдә катнашканы өчен гвардия сержанты Шәеховка Советлар Союзы Маршалы И.В. Сталин рәхмәт белдерә. Камалыштан качар өчен дошман 1943 елның 22 августында Харьковтан чигенә. Шәһәрне азат итүдә катнашканы өчен гвардия сержанты Әһли Шәеховка Сталин кабат рәхмәт белдерә. Бу чорда ул Коммунистлар партиясе сафларына керә.
Немец илбасарлары белән көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен, 94нче гвардия укчы дивизиясе командирының 1943 елның 18 декабрендәге 23/Н санлы боерыкларын үтәгәне өчен якташыбыз "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә.
Әһли Шәехов 1940 елдан 1945 елга кадәр Кызыл Армия сафларында сугышта 5 фронтта катнаша. Сталинград, Дон, Воронеж, Дала, 2нче Украина фронтларында ике тапкыр яралана. Беренче ярасы тиз төзәлсә дә, икенчесеннән инвалид булып кала.
Сугышчан хезмәтләре өчен ике “За отвагу”, ике “За боевые заслуги”, “За оборону Сталинграда”, “За победу над Германией” медальләре һәм 1985 елда II дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә. 1955-1972 елларда, пенсиягә чыкканчы, Шәмәрдән мех фабрикасында бухгалтер-икътисадчы булып эшләде. 2007 елда вафат булды, Шәмәрдән зиратына җирләнде.
Фидаил Шәехов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев