«Столярное дело» компетенциясе буенча «Оста-Саба» район чемпионаты җиңүчеләре билгеле булды
Чемпионат агач белән эшләү сәнгате белән мавыгучы укучыларны җыйды.
18 март көнне «Оста» балалар – иҗат үзәге базасында укучылар арасында «Столярное дело» компетенциясе буенча «Оста-Саба» район чемпионаты узды. Яшь талантларны ачыклау һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән бу вакыйга агач белән эшләү сәнгате белән мавыгучы укучыларны җыйды. Чемпионат ике яшь категориясендә узды, бу һәр катнашучыга үзенең әзерлек дәрәҗәсенә туры килә торган күнекмәләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Югары Симет урта мәктәбенең 7 сыйныф укучы Гатауллин Азамат 1 дәрәҗә һәм 9 сыйныф укучысы Хасанов Илсам 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев