Штраф түләде, машина йөртү таныклыксыз да калды
Суд карары катгый
ЮХИДИ хезмәткәрләре 2024 елның 10 гыйнварында иртәнге сәгать 9да Шәмәрдәннең Фрунзе урамында чит ил автомобилен туктаталар. Аның руле артындагы А.Котдусовта исереклек билгеләре сизелгән була. Шуңа да карамастан, 1970 елгы ир-ат медицина тикшерүе узу турындагы таләпне үтәми. Нәтиҗәдә, аны РФ Административ хокук бозулар турындагы РФ кодексының 12.26 маддәсенең 1нче өлеше буенча хокук бозуда гаепле дип табалар. Судта ул үзенең гаебен таныды, тоткарлау вакытында язылган беркетмә белән килешүен белдерде. Суд карары нигезендә А.Котдусовка 30 мең сум штраф түләргә һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калырга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев