Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Су коена беләсезме?

Хәзер күпләр, бигрәк тә балалар ял вакытын табигатьтә, елга-күл буенда уздырырга тырыша. Җәй – кояшта кызына, суда коена торган чор. Тик, кызганычка каршы, һәркем суда һәм су буенда үз-үзен тоту кагыйдәләрен белеп бетерми, ә кайберләре, белә торып та, санга сукмый.

 

  Хәзер күпләр,  бигрәк тә балалар ял вакытын табигатьтә, елга-күл буенда уздырырга тырыша. Җәй – кояшта кызына, суда коена торган чор. Тик, кызганычка каршы, һәркем суда һәм су буенда үз-үзен тоту кагыйдәләрен белеп бетерми, ә кайберләре, белә торып та, санга сукмый. Моның нәтиҗәсе еш кына аяныч төгәлләнә.  Иң мөһим нәрсә онытыла: йөзә белмәсәң,  тирәнгә кермә.

   Беренчедән, махсус бил­геләнгән урыннарда (пляжда, бассейнда һәм башкалар) гына коенырга  кирәк.  Суда  10-15 ми­­нуттан  артык булырга  ярамый. Тән суынып,  көзән  җыерулар башланырга  мөмкин. Андый  ва­кытта мускуллар тартышкан  урын­га очлы әйбер белән   чән­чергә  кирәк. Таныш булмаган урында баш белән суга чумарга рөхсәт ителми.  Сай җиргә эләгеп, агач тамыры яисә ботагына, башка каты нәрсәгә бәрелеп, арка-муен умырткасын сындыру, баш бәрелеп, аңны югалту ихтималы бар. Суда тупас уеннар белән  мавыгырга, шаярырга, коенучы  янына  астан йөзеп килеп куркытырга, ялганлап ярдәм  сорап кычкырырга ярамый. Кабартыла торган матрасларда, уенчыкларда бик сак йөзәргә, җил аларны ярдан  читкә  алып  китәргә мөмкин. Балалар, хәтта йөзәргә өйрәнгән булсалар да, һәрчак даими игътибарга мохтаҗ. Кечкенәләрне ялгыз калдырмагыз, алар суга  егылырга, тончыгырга мөмкин. 

ТР Министрлар Кабинетының “Та­тарстан Республикасы тер­ри­ториясендә урнашкан су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен раслау турында”гы Карары (23.04. 2009 ел) нигезендә  су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү җирле  үзидарә органнарына  йөкләнә. Кагыйдәләрне үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы кодексының 3.10нчы статьясы 1нче бүлеге нигезендә гражданнар 1000-1500,  вазифаи  затлар – 4000-5000, юридик затлар 40000-50000 сум штрафка тартылачак. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бе­лән берлектә су объектларында көндәлек про­филактика  чаралары дәвам итә. Хәзерге  вакытта   рөхсәт ител­мәгән сулыкта  коенучылар­га төзелгән 5 административ  беркетмә җәмәгать  судьяларында  каралуда. Тагын  ике материал балигъ булмаган балаларның  законлы  вәкилләренә төзелде.

Су коенганда үз-үзеңне то­ту кагыйдәләрен һәрвакыт  хәтере­гездә сакларга тырышыгыз.

Альбина  Исхакова,

Саба  муниципаль районы башкарма  комитетының җәмәгать иминлеген тәэмин итүдә әйдәп баручы  белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев