Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Су коенган видеоны тарату 30 меңгә төште

Телефоннан видеога төшергән һәм мессенджерларда тараткан.

Быел 28  майда  Сабаның Закир Йосыпов  урамына вакытлыча  куелган бассейнда 61 яшьлек  ирнең  шәрә  калып  коену  факты буенча район прокуратурасы тикшерү үткәрде. Ачыкланганча,  ул 15.00 сәгатьләр тирәсендә исерек хәлдә анадан-тума  чишенеп, балигъ булмаган  балалар күзәтеп торганда   суга  кергән. Моны 58 яшьлек Саба  кешесе  телефоннан  видеога  төшергән һәм мессенджерларда тараткан.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча 61  яшьлек  ир затына Административ  хокук  бозулар турындагы Россия  Федерациясе  кодексының   20.21нче статьясы нигезендә (җәмәгать  урыннарында исерек хәлдә   күренү)  7 тәүлеккә арест җәзасы  бирелде. Моннан тыш әлеге  факт  буенча Россия Тикшерү  комитетының Арча районара  тикшерү   бүлеге тарафыннан җинаять  эше  дә кузгатылды.

Видеога  төшерүче Административ  хокук  бозулар турындагы Россия  Федерациясе  кодексының      20.1нче статьясы 3нче бүлеге буенча (Интернет  челтәрендә әдәпсез рәвештә кеше  дәрәҗәсен һәм җәмәгатьчелек әхлагын түбәнсетә торган мәгълүмат тарату) 30 мең сум   күләмендә штрафка тартылды.

Раил Шәймәрданов,

район прокуроры, юстиция киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев