Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Суд карарларын – җәмәгатьчелеккә

Билгеле булганча, Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе ко­дексында юл хәрәкәтенә кагылышлы 40тан артык статьядан торган тулы бер бү­лек багышланган.

  Шулар  арасыннан  җәмәгать  судья­лары  каравына  12.8нче  (транс­­порт  чарасы  белән  исе­­реклек  хәлдә идарә итү, рульне аек булмаган  кешегә би­рү) һәм 12.26нче  статьялар (алкоголь дәрәҗәсен ачыклауга медицина тикшерүе  узудан баш тарту) нәтиҗәсендә  кузгатылган  эшләр  аеруча  күп  керә.  Йөртүчегә аларның кай­сысы буенча беркетмә төзелмәсен – бертөрле җәза  ча­расы 1,6 елдан 2  елга  ка­дәр правадан мәхрүм  калу һәм 30  мең  сум штраф каралган. Машина  йөртү таныклыгын  аңарчы  ук  алдыручыны  административ арест көтә. Бу очракта  да штраф үз  көчендә кала.

   Саба районының  1нче һәм  2нче  суд  участоклары  җә­мәгать судьялары 2023 ел­ның 1 гыйнварыннан 12­  де­кабренә  кадәрге  чорда әлеге  статьялар буенча бар­лыгы 93  эш карадылар. Шу­ларның 63е  эчкән  хәлдә руль артына  утыру  фактлары буенча  иде. Ин аянычлысы, хәмер кулланып машина белән  идарә итүчеләр  арасында 4 хатын-кыз да булуы. Аларның  шул рәвешле артык батыраеп  ки­­түләре  район өчен дә кү­ңел­сез хәл. Юл-патруль хез­­мәте инспекторлары ма­­­­­шинадагы  кешенең аекмы­-исерекме икәнлеген тиз  ае­ра. Әмма факт­ны дәлилләү өчен ана­лиз­­лар  сорала. Ме­ди­цина  тик­шерүе  узарга те­ләмәү җә­задан  коткармый.  Бы­ел шушы процедурадан  баш тарт­кан 27  йөртүче  пра­ва­­сын­нан  колак  какты һәм штраф түләде.

Аерым мисалларга килсәк, агымдагы  елның 2 июнендә Сабаның Игенче  урамында полиция  хезмәткәре та­ра­фыннан исереклек бил­ге­ләре   сизелгән 1967  елгы  Шә­­­мәрдән кешесе  туктаты­ла.  Алкотектор тиешле нә­ти­­җә бирми,  ә  медицина  тик­­­шерүе аның марихуана  ком­­поненты булган  матдә  кулланганлыгын  ачыклый. Егерме  көн дә үтми, ул  кабат Шәмәрдән  урамында  тоткарлана. Бу юлы ул хастаханәгә барудан баш тарта. Шулай  итеп,  Хәкимов берьюлы ике – статья буенча (12.8.1нче һәм 12.26.1) суд  каршына басты. Ул түләргә тиешле штраф 60  мең  сум тәшкил итә һәм праваны  алдыру  вакыты да ике тапкыр (3  ел) арта. Моннан тыш Хәкимовка  җинаять  эше дә кузгатылды,  материаллар район  судында  каралу стадиясендә.

Һәркем  башкаларның ха­таларыннан сабак алырга, аларны кабатламаска ты­ры­­шырга тиеш. Бигрәк тә спиртлы эчемлек кулланып, транспорт йөртүнең  кү­ңел­сезлекләргә китерәсен беркайчан да истән чыгармаска кирәк.   

Руслан Нәбиуллин,

җәмәгать  судьясы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев