«Сугыш беткәнен ишетеп, урамда “ура” кычкырып йөргәндә дә яланаяк идек...»
Сугыш чоры баласы хатирәләре
Җәйге матур таң атып, көн уртасы җитеп килә. Авыл халкы үз мәшәкатьләренә чумган, күпчелек болында печән өстендә. Бала-чаганың исә үз шөгыле, олыраклар әти-әниләре янында кайнашса, кечкенәрәкләр уен белән мәшгуль. Ун яше дә тулмаган Саба кызы Флеранең мәгариф бүлегендә җыештыручы булып эшләүче әнисе урынына калган чагы.
“Бу көн онытылмый. Сугыш башланган дип әйттеләр. Әни хуҗалык милкен үзләштерүдә нахакка гаепләнеп төрмәгә утыручы әти янына Казанга чыгып киткән иде. Мине үзе урынына калдырды. Миңа төнгә таба укытучы булып эшләүче Наҗия апа Макаровага бирергә повестка тоттырдылар. Кап-караңгы, өйләрдәге керосин лампалары да сүндерелгән, тәрәзәләр капланган. Наҗия апаларны чак-көч эзләп таптым. Мин, 9 яшьлек бала, Сабаның ул ягына чыкканым да юк иде. Икенче көнне Казанга беркемне дә кертмиләр дә, чыгармыйлар да икән дигән сүз таралды. Без өйдә 4 бала, иң кечкенә сеңлемә 3 яшь, әти юк, хәзер әнисез дә калабыз икән, дип үкереп елыйбыз. Бәхетебезгә, әни кайтты. Ә менә әтиебезне бүтән күрергә туры килмәде. Төрмәдә утыргач, сугышка алмаслар дип уйлыйбыз. Иреккә чыгарына 5 ай кала, фронтка алып киттеләр. Гаиләсен күрергә дә кайтармадылар. 1943 елның 22 июлендә үлгән хәбәре килде. Өчпочмаклы хат иде ул. Бабайларга алып барып укыганнан соң, әниләрнең елавын күреп кенә, әтинең кайтмаячагын аңладым”, – дип искә ала күршем Флера апа.
Гали (Мөхәммәтгали) Гарипов Калуга өлкәсе Ульяновск районы Поком авылында җирләнгән. Флера апа яшьрәк вакытта әтисенең каберен барып күрергә теләсә дә, хыялын тормышка ашыра алмый кала. Флера апаның ире Хәкимҗан Сөнгатов та фронтовик. Балтыйк буе фронтындагы канкойгыч сугышларда катнаша. 1944 елның көзендә Рига шәһәрен азат итү алдыннан Десна елгасын кичкәндә авиация һөҗүменә дучар булалар. Хәкимҗан Сөнгатов та каты яралана. Госпитальдә дүрт ай дәваланганнан соң, 1945 елның мартында демобилизацияләнә.
“Без әнигә дүрт бала булдык. Бик газап белән үстек. Хәер эстәргә генә барып җитмәдек. Сугыш беткәнен ишетеп, урамда “ура” кычкырып йөргәндә дә яланаяк идек. Өстә кыш та, җәй дә кия торган юка гына куртка. Инде оныкларымның балаларына андый авырлыкларны күрергә язмасын. Илләребез тыныч, күгебез аяз булып, тынычлыкта яшәргә язсын”,– ди 92 яшьлек хезмәт ветераны, сугыш чоры баласы Флера апа.
Ул озак еллар балалар бакчасында ашарга пешерүче булып эшли. Хәзер ул кече улы Рафис, килене Зөлфия тәрбиясендә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев