Сугышта һәлак булган туганнарының каберен 82 елдан соң эзләп тапканнар
Килдебәк авылында яшәүче Абдрахмановлар да 82 елдан соң Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган туганнары Тәлгат Раковның каберен Ленинград өлкәсендәге туганнар каберлегендә эзләп табып, аның рухына дога кылуга ирешкәннәр.
"Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел!" дигән гыйбарә яшәсә дә, әле бүгенгә кадәр кабере ачыкланмаган меңләгән-миллионлаган сугышчы-солдатлар бар. Аларның туганнарының күңелендә һаман да мәңге төзәлмәслек ачы яра яши. Килдебәк авылында яшәүче Абдрахмановлар да 82 елдан соң Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган туганнары Тәлгат Раковның каберен Ленинград өлкәсендәге туганнар каберлегендә эзләп табып, аның рухына дога кылуга ирешкәннәр.
Бөтен гомерен мәгарифкә багышлап, районыбыз тормышында үзеннән соң якты эз калдырган Фәрид Нәҗип улы Раков исемен белмәүчеләр юктыр. Ни кызганыч, аның бертуган абыйсы – илебез азатлыгы өчен яу кырында башын салган Тәлгат Раков исеме туганнары хәтерендә генә саклана. Ике бертуганның гыйбрәтле дә, фаҗигале дә язмышы белән безне Фәрид Раковның Килдебәк авылында яшәүче кызы Роза ханым Абдрахманова таныштырды.
Урта Саба авылында яшәүче Мәрхәбә һәм Нәҗип Раковлар гаиләсендә ике малай – Тәлгат белән Фәрид үсә. Әниләре өченче баласын тапканда вафат була. Әнисенең күкрәк сөтен дә имәргә өлгерми алган Зиләне Сабадагы туганнары тәрбиягә алып үстерәләр. Нәҗип абый яңадан өйләнеп, гаиләсен ачлыктан йолып калу ниятеннән гаиләсе белән Үзбәкстанга чыгып китә. Анда әйбәт кенә урнашып яши башлауга, 1931 елда гаилә башлыгы тиф авыруыннан дөнья куя. Ун яшьлек Тәлгат белән 7 яшьлек Фәрид дөм ятим калалар. Үги әниләре аларны Бохарадагы балалар йортына урнаштыра. "Мин буйга да бәләкәй идем, бик каты ачлык еллары, уку кайгысы юк. Тамак туклыгы өчен балалар йортыннан качып, бакчалар басып, кешенең эткә дип ташлаган ризыкларын ашап йөргәнемне хәтерлим. Абыйга гел мине эзләп алып кайтырга кушалар икән. Абый: "Качма, без бит ятимнәр, укымасак, күтәрелә алмыйбыз, яхшылап укы да мине куып җит", дия иде. Мин тырышып укып, аны куып җиттем. Абый мине кактырмады, саклады. Бер сыйныфта укыдык", – дип әтисе сөйләгән истәлекләр белән бүлешә Роза Фәрид кызы. Кечкенәдән язмыш куйган сынаулар ике бертуганны сындырмый, киресенчә, чыныктыра гына. Раковлар балалар йортында урта белем алганнан соң педагогия училищесын тәмамлыйлар. Тәлгат абыйсы икесенең дә институтта укый алмаслыгын аңлап, энесенә югары белем алырга киңәш итә. Фәрид абыйсының кушуы буенча Фирганәдәге институтка укырга керә. Икенче курста укыганда сугыш башланып, Тәлгатне беренче көненнән, Фәридне 2 ноябрьдә – 18 яше тулгач илне сакларга алалар. "Әти сугышның башыннан ахырына кадәр булган кеше. Артиллерист булып хезмәт иткән. Смоленскидан сугышка кереп, Киев фронтында, Румыниядә булган. Украинаны азат иткән вакытта ике тапкыр яралана, контузия ала. Янында снаряд шартлап, ком астында кала, иптәшләре казып чыгара. 1945 елның маенда, сугыш бетүе турындагы приказ чыккач та, Чехословакия тауларында качып яткан немецларга каршы көрәшә. "Җиңү игълан ителгәч тә, күпме солдатлар үлде, алар аеруча кызганыч дип сөйли иде әтием”, – ди Роза ханым.
Фәрид Раков абыйсы Тәлгатне Оборона министрлыгы аша күпме генә эзләтеп караса да, “хәбәрсез югалды” дигән сүздән башка җавап алмый. Күп еллар үткәч кенә “Раков Тәлгат Ленинград янындагы сугышларда катнашты. 1941 елның 24 октябрендә күп яралардан һәлак булды. Ленинград өлкәсенең Колпино районы Усть-Ужора шәһәрендә туганнар каберлегендә җирләнде” дигән хәбәр алына. Роза ханым әтисен туганының каберен барып күрергә үгетләп карый, өлкән яшьтәге Фәрид абый барырга бик теләсә дә, тәвәккәлли алмый. “Йөрәгем күтәрә алмаячак, елап үләчәкмен”, – ди ул.
Әтиләре Нәҗип абыйның алдынгы карашлы, киләчәкне алдан күрүче кеше булуын чамалавы авыр түгел: ул үзе үлгәнче 7 яшьлек улына үзләренең һич тә Үзбәкстанныкы түгел, Татарстаннан булуларын, төп чыгышлары Саба районы Урта Саба дигән авылдан икәнлекләрен кат-кат сеңдереп калдыра. Әтисе төшендереп калдырмаган булса, сабый вакыттан балалар йортында тәрбияләнеп, сугыш кичкән бала нәрсә генә хәтерләп калган булыр иде икән? “Әти сугышта яраланып, Ижевскига госпитальгә озатыла. Ул шунда Татарстан, Саба районы кайда булуы белән кызыксына. Кабат сугышка киткәндә Шәмәрдән станциясе аша узачаксың, Саба районы шул була инде, дип аңлаталар. Ул 10 көнгә ял сорап, Шәмәрдәндә төшеп кала. Аксаклап Урта Сабага җәяүләп кайтып, туганнарын эзләп таба. Тимергазиз абыйсы сугыштан туры үзләренә кайтырга кушып җибәрә. Егет шулай итә дә. Педучилище тәмамлаган укытучыны Тимершык мәктәбенә укытучы итеп билгелиләр. Анда бер ел эшләгәч, Килдебәк мәктәбенә директор итеп күчерелә. 1952 елда укытучылар нәселеннән булган Мөкәррәмә Госман кызы белән гаилә корып, икесе дә бөтен гомерләрен мөгаллимлек эшенә багышлыйлар. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Роза башта КХТИны тәмамлап, гаиләсе белән Свердловск шәһәрендә яши. 1990 елда Килдебәккә кайтып төпләнеп, икенче югары белем ала. Әти-әни сукмагыннан тайпылмыйча, озак еллар Килдебәк урта мәктәбендә химия фәненнән белем бирә, күпләрнең яраткан остазына әверелә. Кызганыч, бертуганы Ильяс яшьли дөнья куя. Роза һәм Ринат Абдрахмановларның уллары Марат, кызлары Лилия дә педагогия институтын тәмамлыйлар.
“1979 елда мин әтием үскән балалар йортын үз күзләрем белән күрим дип, Бохарага бардым. Детдомның бинасын сүткәннәр иде, педучилищены фотога төшереп алып кайтып күрсәттем. Әтинең күзләре яшьләнде. Фирганәгә педагогия институтын эзләп бардым, икенче җиргә күчте дип аңлаттылар. Әти минем бу сәфәремә бик шатланган иде”, –дип искә ала Роза Абдрахманова. Роза ханымның әти-әниләре ике яктан да бик укымышлы, зыялы нәселләрдән булганлыгы билгеле. Раковларның 600 елга сузылган укытучылык чылбыры “Татарстанның педагоглар династияләре” дигән китапка да кертелгән. Әнисенең әнисе, ягъни Сәгъдия әбисе Хөснулла Вәлиуллинның бертуган сеңлесе буларак та танылган композиторлар белән бәйле истәлекләр күп саклана. Районның хөрмәтле шәхесе, күп сынаулар күреп тә, тормышка мәхәббәтен җуймаган Фәрид абый Раков 2004 елда 81 яшендә вафат була.
Быелның октябрендә Фәрид Раковның оныгы – Марат Абдрахманов Санкт-Петербургка барып, Колпино районы Усть-Ужора шәһәрендә урнашкан туганнар каберлегендә Тәлгат Раковның каберен эзләп таба. Мәрмәр тактаның иң өстендә Раков Талгат Назипович дигән язуны укыгач, нинди хисләр кичергәнен аңлау кыен түгел. Шунысы да хикмәтле: Тәлгат Раковның җирләнү датасы – 25 октябрь белән Марат биредә булган бер көнгә туры килә. “Мин нәселебез тарихына кагылышлы истәлекләрне кечкенәдән балаларга сөйли идем. Сөйләмәсәң, алар каян белер иде? Улым да күңел түренә салып куйган булган, күрәсең. Аны беркем дә мәҗбүр итмәде, үзенең күңел кушуы буенча барды. “Әни, мин Тәлгат абыйны таптым”, –дип фотога төшереп җибәргәч, елап җибәрдем”, – дип сөйли Роза ханым Абдрахманова.
“Беркем дә, бер нәрсә дә онытылырга тиеш түгел!” Сугыш кырларында гомерләрен аямаган, әмма исемнәре билгесез калган Ватан сакчыларының батырлыгы алдында хөрмәт белән баш ию, аларны рәхмәт хисләре белән искә алу – һәммәбезнең изге бурычы. Каһарманнарның исемнәре данга күмелеп туган якларга кайта алмаса да, алар турындагы якты хәтер илебездә буыннардан-буыннарга тапшырылсын иде! Нәкъ менә Раковлар, Абдрахмановлар мисалындагы кебек!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев