Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сумкаңны җиңеләйтмә, почтальон!

«Татмедиа» АҖ журналларына һәм газеталарына ташламалы бәядән язылу бара

Һәр басма өчен иң зур сынау чоры бу.  Борчылырга урын бар. 2019 ел белән чагыштырганда  “Саба таңнары”на абунә  күрсәткече 20 процентка якын түбән тәгәрәгән.  Биш  ел элек язылу бәясе 711 сум булган. Хәзер... Дөрес, зәңгәр  ягулык, продукция бәяләре дә арта, анысы. Әмма, халык ярар, газны  өздерермен,  утын  яга башлармын дип әйтә алмый.  Ә  матбугатка  килгәндә, күпләр, компьютердан, телефоннан укып булганда нигә акча түләп гәзит-журналларга язылырга дип уйлый башлады.  Анысы да бушка түгел, әлбәттә. Интернет  өчен 800 сумга якын түлибез.  Телефонны да, акча  салмасаң, хәзер өзәләр.

Шөкер, мәгълүматны дистә еллар дәвамында гәзиттән алган өлкәннәребез исән әле. Югары  Симеткә абунә үткәрергә баргач та, аларны тыңлап куану  хисләре  кичердек. “Язылабыз “Саба таңнары”на, бер  елны  да  калган  юк.  Гаиләдә 4 кеше  укыйбыз. Икенчесе  килгәнче, тагын бер тапкыр кулга  алам. Әле аннан  тыш Арчада  яшәүче туганнарга да җибәрәбез.  Шулай газета алмашабыз. Атнага бер чыккан Арча газетасында “Сердәш”  сәхифәсе кызыксындыра”,–диде Мөбәянә  ханым Имамиева. “Үземне  хәтерли башлаганнан бирле өйгә район газетасы  килгәнен белә  идем. Хәзер дә бер хәрефен дә калдырмыйча  укыйм.  Үз районы газетасын  һәркем  алдырырга тиештер  инде”,– дип    сүзгә  кушылды  Тәүхидә Ихсанова.

Эчтәлек мәсьәләсенә  килгәндә,  алай  яңа  фикер әйтүче булма­ды. Ягъни ни  язылган, шуны  укыйлар. Әйтүләреннән  аңлашыл­ганча, газета белән танышу га­дәттә 4нче биттәге некрологлардан, белдерүләрдән башлана. Үз авылларыныкы булмаса да, үлем-җитемнәр барыбер кызыксындыра икән  дигән нәтиҗәгә  килдек.  Фазыл абый  Заһриев исә  үз  фикерен өзеп әйтте.  “Үзем өчен укырлык әйбер дип ГАИ  язмаларын табам. Болай бездә “Саба таңнары”н 7 кеше  укый”,– диде  ул.

Авылга шәхси газеталарны  алдыручылар  да байтак булып  чыкты. Алардагы язмаларны    күздә тотканда, хатын-кызларны  кеше   язмышлары, алар тормышындагы гыйбрәтле хәлләр   күбрәк  кы­зыксындыра. Язылучылар  ки­мүенә тагын бер  сәбәп – әлеге дә баягы  шул кыйммәтчелек. “Йә бер айга гына  язылам, йә бө­тенләй  язылмыйм. Барыбер  укырга  вакыт  юк”,– диде мәк­тәптә бер ханым  бәяләрнең теш­ләвен раслагандай. Бездән торса икән ул!

Хәзерге  вакытта Югары Си­меттә пенсиягә  чыккач та 10  ел почта тараткан (барлык стажы 45 ел) Нәзирә апа Мотыйгуллина авырып  китеп, вакытлыча эштән туктарга  мәҗбүр булган. “Газетаны моңарчы капкадагы әрҗәдән генә ала идек. Хәзер аны Гөлгенә өләшеп  йөрмәс инде”,– диләр апа­лар.  Ә Гөлгенә Хаҗиева хат таратучы вазифасын вакытлыча  үз өстенә алган Тимершык  авылы килене булып  чыкты. Ул ял көннәрендә булса да, газеталарны почта әрҗәләренә  салып  чыгарга тырыша  икән. 

Түбән Симеттә дә булдык. Иң элек кеше  яшәмәгәнлеге күренеп торган йортларның күплеге га­җәп­ләндерде. 

“Кимибез шул,– дип  көрсенде  хат ташучы Гөлнур Гатиятова. – “Саба таңнары”н 15 кеше  ала  иде, киләсе елга 8е   язылган килеш. Газетада кадастр извещениеләре күп бирелүенә ризасызлык бел­дерәләр яки телефонга   төр­теп күрсәтәләр. Ә үзләренә берәр белдерүнең  кирәге  чыкса, газета эзләп  йөриләр”.

 Чыннан да, ничә йортка  керсәк тә, абунәче таба  алмадык.  Алай да күзләре начар  күрә башлаганга  укудан туктаган Ренат Кыямов: “Бик кирәкме? Әйдәгез, алайса”, – дип кулын бирде. Югары Симеттә кышка авылда торырга кайткан  Муллахмәт Галиәхмәтовның исә Сабага  ук барып  “Саба таңнары”на  язылганлыгын ишеттек. Шулай әнә, мәкальдәгечә, тамчылардан   күл  җыела

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев