СВОда катнашучыларның кредитлары ябыла
2024 елның 1 декабреннән махсус хәрби операциянең кайбер катнашучыларына кредитлар буенча бурычларны кичерү турындагы закон үз көченә керде.
Мәгълүм булганча, 2024 елның 1 декабреннән махсус хәрби операциянең кайбер катнашучыларына кредитлар буенча бурычларны кичерү турындагы закон үз көченә керде. Ул кемнәргә кагыла һәм нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Бу хакта суд приставлары хезмәте республика баш идарәсенең Саба һәм Теләче районнары бүлеге җитәкчесе Айгөл Бикмуллина сөйли:
– Айгөл Фәритовна, яңа законда нинди бурычлар турында сүз бара? Искәрмәләр һәм чикләүләр бармы?
– Бурычны түләттерү турындагы суд акты 2024 елның 1 декабренә кадәр үз көченә кергән һәм аның буенча инде үтәтү производствосы кузгатылган очракта әҗәтне гамәлдән чыгарып булачак. Бурычларны ябуга мобилизацияләнгән, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучылар һәм махсус хәрби операция бурычларын үтәү өчен 2024 елның 1 декабреннән дә иртәрәк булмаган һәм ким дигәндә бер елга Кораллы Көчләрдә хезмәт итү турында контракт төзегән башка гражданнар исәп тота ала. Кредит йөкләмәсе 10 миллион сумнан артмаска тиеш. Контракт төзегән ирләрнең хатыннарының бурычларын да гамәлдән чыгара алалар.
Бурычлы гражданга үзенең хокукыннан файдалану өчен турыдан-туры яки дистанцион юл белән суд приставлары федераль хезмәтенең үзе яшәгән урындагы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Түбәндәге документлар сорала: үтәтү производствосын туктату турында гариза; хәрби хезмәт итү турында килешүнең күчермәсе яки Россия саклану министрлыгы органыннан белешмә, паспорт күчермәсе. Контрактчының хатынына карата кузгатылган үтәтү производствосын туктатырга кирәк булганда язылышу турында таныклык теркәлә.
–Махсус операциядә катнашучы бурычларны бетерү турында гаризаны ничек бирә ала?
–Бурычы булган очракта контракт төзүче бу хакта гаризаны җыелу пунктында ук язып калдыра ала. Аңа хокуклары аңлатыла. Шулай ук гаризаны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша да шәхси кабинетка кереп җибәрергә була. Кирәкле документларның фотокүчермәләрен теркәргә кирәк. Моннан тыш контрактчының туганнары да суд приставларына мөрәҗәгать итеп тә аның мәнфәгатьләрен кайгырта ала. Махсус ышаныч кәгазьләре соралмый. Барлык документлар булган очракта гаризалар бер тәүлектә карала.
Шул ук закон нигезендә, контрактчы махсус хәрби операция зонасында вакытта һәм хезмәт срогы чыкканнан соң 180 көн дәвамында аңа карата кузгатылган үтәтү производствосы туктатыла. Законлы мәнфәгатьләрнең үтәлеше приставларның хезмәтенең баш идарәсе контролендә тора.
–Тагын нинди өстәмә ярдәм чаралары каралган?
–Үтәтү җыемын түләүдән азат итүгә нигезләр киңәйтелде. Бурычлы кеше Кораллы Көчләр составында башка гаскәрләрдә хезмәт итсә, террорга каршы операцияләрдә катнашса, хәрби хезмәткә мобилизация тәртибендә чакырылса, милли гвардия гаскәрләрендә бурыч үтәсә, аларга карата кузгатылган үтәтү производствосы туктатыла.
–Искәрмәләр бармы?
–Әгәр бурычлар гражданның гомеренә яки сәламәтлегенә килгән зыянны (шул исәптән туендыручы үлгәндә), коррупцион хокук бозулардан барлыкка килгән милек характерындагы түләүләрне, алиментларны каплауга кагылса, аларны гамәлдән чыгаруга исәп тотарга ярамый.
–Законның үтәлеше ничек бара?
–Махсус хәрби операция башланганнан бирле безнең Саба һәм Теләче районнарына хезмәт күрсәтүче приставлар бүлеге хәрби операциядә катнашкан яки аларның законлы гаилә әгъзасы булган 102 бурылыга карата 425 үтәтү производствосын туктатты, ягъни кредит каникуллары бирде. Яңа закон кабул ителгәч, Теләче районында бер кешенең 7 үтәтү производствосы буенча әҗәте бөтенләй бетерелде. Ә Татарстан буенча 2024 елның 1 декабреннән барысы 1,8 миллион сумлык 23 үтәтү производствосын ябу турында карар кабул ителде.
Суд приставларына килгән производство махсус операциягә алынган хәрби (контрактник, мобилизацияләнгән) һәлак булса (суд тарафыннан һәлак булган дип табылса) яки I төркем инвалид калса да юкка чыгарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев