“Шытсу” җәмгыяте игеннәрдән уңыш алуда үсешкә юл тота
“Игеннәр ни хәлдә икән?” “Уборка бетәме әле анда?” Бу сорауларны соңгы көннәрдә берничә кешедән ишеттек.
Гомумән, халык кызыксына, белергә, күңелен тынычландырырга тели. Чөнки җәе дә борчылдырырлык булды шул аның. Иң мөһиме, азык-төлек иминлеге турында сүз бара. Ашлык аз бугай, ипи бәяләре артмасмы икән, диючеләр дә байтак.
Әйе, район буенча алганда, урак төгәлләнеп килә. Өченчекөн без булган “Шытсу” җәмгыятендә дә эшне соңгы гектарларда алып баралар иде. Быелгы кыр эшләрендә һава шартлары игенчеләрне төрле яклап сынады. Корылыгы да булды, яңгыры да. Эссесе дә, салкыны да. Бары табигать кенә җәй айларын бераз “бутады”. Башта корылык аркасында игеннәр ныклап үсә алмады, июльнең соңгы, августның беренче декадасындагы тиешле нормадан артык яңгырлар үсемлекләрнең кабат тамырлануына китерде. “Җир йомшады, батып та калдык. Әле соңгы көннәрдә коры ашлык суктыра алдык. Бу – 40 гектарлы симәнәгә дигән басу. Теземнән суктырып алабыз. Тагын шулкадәр мәйданда арпа калып бара. Чык кипмичә чыгып булмый, кичке 6-7сез кайткан юк”, – диде “Акрос-530” комбайнын йөртүче Хаҗип Дәүләтшин да. Ул “кыр корабы”н иярләүчеләр арасында иң өлкәне. Хезмәт стажы 30 елга якынлаша. “Акрос”та 17нче сезонын эшли. Быел 274 гектардан 739,7 тонна ашлык суктырган. Хезмәттәше Фәнис Шакировның “Акрос”ы исә яңарак, 2017 елгы, егәрлерәк – 300 ат көчле. Суктырган масса да күбрәк – 812,1 тонна. Алар “КамАЗ” йөртүче Каюм Шиһаповның ындыр табагыннан әйләнеп килешенә икесе дә бункерларын тутырып өлгергәннәр иде. Яшь комбайнчы Айнур Хәбибуллин да “Акрос-530” да 722 тонна бөртек суктырып, уңышны җыйнап алуга зур өлеш керткән.
Хуҗалыкның ындыр табагында туктаусыз эш барганлыгы да аннан күтәрелгән тузаннан ерактан ук күренә. Газ ягучы “Р1-С20” ашлык киптергече һәм “Петкус К 537” чистарту агрегатлары тәүлек буе туктап тормый. Ындыр табагы хуҗасы Данил Гомәров үзе үк оператор да. Раил Баһманов белән кырдан кайтканын амбарга кертерлек хәлгә китереп баралар. Ике арада ашлыкны “Зил” машинасында Илгиз Хәмидуллин белән Ринат Кәлимуллин күчереп йөртә. “Быел бөтен ашлыкны да сушилка аша уздырасы булды. Баштарак бөртекләрнең дымлылыгы 20-24 процент иде. Хәзер 15-16 тирәсе калды. Вакытында киптермәсәң, кызарга да күп сорамый. Төп бурыч – ашлыкны озак сакларга ярашлы нормага китерү”, – диде Данил Гомәров.
Игенче хезмәтенең ахыргы нәтиҗәләрен чагылдыручы саннарны хуҗалыкның баш агрономы Рөстәм Шәрәфиевтан алдык. Аерым культуралар буенча алганда, тритикале гектарыннан – 36,2, көзге бодай – 35,5, язгы бодай – 25,2, арпа – 26,2, борчак – 16,5, вика 25шәр центнер уңыш биргән. Күрсәткечләр былтыргыдан күпкә яхшырак булыр дип көтелә. Әлегә бөртекле-кузаклы культураларның гектар чыгышы уртача 27,6 центнер тәшкил итә. Шул ук вакытта оптималь срокларда киләсе ел уңышына да нигез салынган. Рафис Һадиуллин “РСМ 2375” тракторына тагылган “Фиат Агро” комплексы белән барысы 600 гектарда арыш, тритикале һәм көзге бодай чәчкән.
“Кыр эшләре дәвам итә. Әле люцернаның икенче катын – 595, өченче тапкырын 135 гектарда сенажга саласы бар. Шулай ук механизаторларны 600 гектарда үсеп килгән кукуруз басуы көтә”, – диде Рөстәм Шәрәфиев.
Соңгы яңгырлар әлеге культурага бик килеште. Димәк, бер баш терлеккә кышкы чорга әзерләнәчәк азык берәмлеге туклыклы силос хисабына күпкә артачак. Хуҗалыкта 4 сентябрьгә 11689 тонна сенаж салынган, фермаларга 250 тонна салам кайтырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев