Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сыйлы көнең – сыерда

Сыер тоту, сөт сату – авыл кешесе өчен өстәмә керем алуның иң ышанычлы чыганагы. Чөнки тиешле акчасы вакытында бирелеп барыла һәм салым да түлисе юк.

Әйтик, 2022 ел башына районда 2 447 баш сыердан сөт жыела. Бер литр физик авырлыктагы продукциягә уртача 27 сум акча хисаплана. Район буенча шәхси хуҗалыклардан кабул итү пунктларына тәүлегенә 23 тоннага якын сөт тапшырыла. Бу 2020 ел күрсәткеченнән 0,5 тоннага күбрәк.

Шәхси хуҗалыклардан сөт җыйнау белән районда 26 физик һәм юридик зат шөгыльләнә. Алар продукцияне 13 эшкәртүче оешмага илтеп тапшыра. Аерым алганда, Тимершыкта урнашкан “Саба” кулланучылар кооперативы сөт җыю күләмен 2020 елның декабре күрсәткеченнән 25 процентка, ягъни 10 центнерга арттырган. Әлеге кооперативка продукцияне Тимершык, Сатыш авыл җирлекләренә кергән шәхси хуҗалыклар тапшыра. Шәхси эшмәкәр Наил Гаянов та игелекле эш белән 2003 елдан бирле шөгыльләнә. Кооперативына 190нан артык продукция тапшыручы кергән. Гаяновлар хәзерге көндә Арташ һәм Олы Нырты авыл җирлекләреннән тәүлегенә 3 тоннадан артык сөт жыя. Шәхси хуҗалык саны 30га да тулмаган Чәбия-Чүрчидә яшәүчеләр барысына да үрнәк күрсәтә. Бу авылда 28 сыер асрыйлар һәм хәзерге көндә һәркайсыннан уртача 18,2 литр сөт тапшыралар.

Гаилә бюджетын сөт сатып тулыландыруда Олы Шыңар җир­легендә яшәүчеләргә тиңнәр юк. Дүрт авылда 30 гаилә – 3әр, 9 гаилә – 4, 4 гаилә – 5, 3 хуҗалык 7-9, 1 гаилә 12 баш сыер асрый. 2021 елда җирлек буенча 1325 тонна сөт сатып, сыер тотучылар барысы 26,5 миллион сум акча алдылар. Бу 2020 ел күрсәткеченнән 7 миллион сумга күбрәк.

Олы Кибәче авыл җирлеген­нән Мөгътәсим Һадиев та был­тыр сөт тапшыручыларга 13,3 миллион сумнан артык акча түләгән. Барысы 592 тонна сөт җыйган.

“Инде бу эшкә керешкәнемә 20 ел китте. Рәхмәт Хөкүмәткә, башта грантка алынган машина белән йөрдем. Ул искергәч, үз акчама яңартасы булды. Иртән сәгать 5тә торып өч авылдан сөт җыям да, Өчнараттагы пунктка илтеп тапшырам. Аннан Теләче май заводыннан килеп алалар. Мин моңарчы 15 гектар җире булган фермер да идем. Яшьрәк вакытта үзебез дә 4 сыер асрадык. Хәзер олыгайдык инде, берсе дә җитә. Улым әле февраль аенда гына КХТИ дипломы алып кайтты. Кем белә, бәлки эшемне дә дәвам итәр”, – ди Мөгътәсим Һадиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев