Табадай тигез, йөрергә уңай: быел районда 30 километр юл һәм урам асфальтланды
Бүген - юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне
Юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненең октябрь аенда билгеләп үтелүе символик мәгънәгә ия. Елның иң пычрак чоры, аяк киеменә туң балчык ябыша. Менә шул вакытта без юл төзүчеләрне ешрак искә алабыз: асфальтка баскач, күңел дә рәхәтләнеп китә. Бигрәк тә юлсызлыкның ни икәнен белгән өлкәннәр шат. Ни дисәң дә, асфальт безнең яшәешкә узган гасырның 80нче елларында гына килеп керде. “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы районыбызда – 328, Кукмарада 378 километр каты түшәүле юлга хезмәт күрсәтә. Димәк, гаять зур күләмле эш башкарылган. Хәзер исә Сабада асфальт җәелмәгән тыкрык та калмады бугай. Калган булса, мәгълүм слоганлы рекламадагыча, “алайса, без анда да барабыз”.
“Чыннан да, моның белән тукталып калмаячакбыз. Ягъни быел филиал тарафыннан Саба урамнарына һәм тыкрыкларга 25,5 мең тонна асфальт салынды. Яңгыр сулары каналлары, тротуарлар эшләнде. Озынлык берәмлегенә күчерсәң, 17 километр килеп чыга. Эш дәвам итәчәк, чөнки программа ике елга исәпләнгән. Тукай урамында урнашкан инкубатор-кошчылык станциясенә кадәрге араны асфальтлау һәм Лесная урамын (“Сабантуй” спорт комплексына кадәр) яңарту каралган. Программа Урта Саба авылы урамнарын төзекләндерүне дә эченә алган. Таш түшәү түгел, ә асфальтлау турында сүз бара”, – диде баш инженер Илдус Гәрәев.
Торак пунктлар арасында башкарылган эшләргә килгәндә, быел филиал Тимершык – Яңа Мичән һәм Иске Икшермә – Татар Икшермәсе авыллары арасында барысы 4 километр юлны яңадан сүтеп җыйды. Шулай ук Казан-Шәмәрдән автотрассасы 3,5 километрда яңартылды. Асфальтка асфальт программасы буенча Олыязга керү юлында, Лесхозда күләмле эш алып барды. Шәмәрдәндә полигонга бер километрга асфальт җәелде. «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча башланган автомобиль юлларын төзекләндерү чаралары исә 2025 елдан “Тормыш өчен инфраструктура” дигән яңа программага нигезләнеп дәвам итәчәк. Быел ук Шәмәрдәндә, Лесхозда, Олы Кибәче, Сабабаш, Курсабаш авылларында 45 миллион сумлык эш башкарылган инде. Соңгы көннәрдә филиалның төп көчләре Чәбки Сабадан соң Югары Шытсуга борылып китә торган юлда тупланган иде. Биредә 1,7 километр дамбаны яңадан күтәргәннәр һәм хәзер асфальтлыйлар. “Ике укладчик, 6 каток һәм 15 “Вольво” эшли. Бүген үк Түбән Шытсу борылышына барып җитәбез”, – диде мастер Инсаф Хәсәнов. Бу участокның беренче тапкыр асфальтланганына 30 ел булган һәм шуннан соң чокыр-чакырлары гына ямалган. Киләсе елга капиталь ремонт Иске Икшермәгә таба дәвам итәчәк. Эш инде башланып та киткән. “Ел ахырына кадәр, планда каралганча, Саба һәм Кукмара районнарында зур күләмдә – 1,7 миллиард сумлык эшләнәчәк. Үтәлеше 1 октябрьгә 84 процент. “Татавтодор”дан куелган максатка ирешүдә филиалдагы 200дән артык эшче-хезмәткәрнең барысының да өлеше бар. Аерым алганда, юлларның нигезен әзерләүдә мастерлар Илнур Сабуров, Нияз Гәрәев, асфальтлауда Инсаф Хәсәнов, яңгыр сулары агу торбалары салуда Илфат Фатыйхов бригадалары эшли. Юл кырыйларын ныгытуның да үз технологиясе бар. Алар транспорт чараларының куркынычсыз маневрлар ясый алуын һәм юлның сыйфатлы сакланышын тәэмин итәргә тиеш. Әлеге таләпне үтәүдә җаваплылык Илфат Шакиров бригадасына йөкләнгән. Шулай ук асфальтлау буенча яңа оештырылган өстәмә бригаданы кабул итеп алган Сергей Чикулаев үзен уңай яктан күрсәтте. Тахеометры белән юлларда һәркем күзенә чалынучы геодезист Айдар Хафизовтан, иртән кешеләр сәламәтлеген кайгыртып объектларга озатучы диспетчерларыбыздан, базада юл техникасына хезмәт күрсәтүче механиклар Ленар Динмөхәммәтов, Ленар Агеловтан, план-җитештерү бүлеге, хезмәтне саклау, бухгалтерия, склад хезмәткәрләреннән, ашханәдә тәмле ризыклар әзерләүче хатын-кызларыбыздан башка да эш бармый. Бердәм, тупланган коллектив һөнәри бәйрәм хезмәт уңышлары белән килә”, – диде Илдус Гәрәев. Филиал бер ук вакытта кышкы чорга әзерлек эшен дә алып бара. Юлны имин йөрерлек хәлдә тоту өчен инерт материаллар туплана, 2026 елга бурычлар билгеләнә.
Марат Гарипов, «Татавтодор» ачык акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы директоры:
“Һөнәри бәйрәмебезне куанычлы хезмәт нәтиҗәләре, күләмле эшләр белән каршылыйбыз. Шушы уңайдан юл хуҗалыгы эшчәнлегендә катнашкан бар- лык хезмәткәрләремә һәм һөнәрләренә тугъры калган ветераннарга намус- лы тырыш хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне, олы хөрмәтемне белдерәм. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, гаилә иминлеге, бәхет телим. Сез салган юллар район халкына иминлек кенә китерсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев