Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Табиб тәнне, укытучы рухны дәвалый»

«Яшь буынның киләчәге, язмышы укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә», – дигән бөек рус язучысы Александр Фадеев. Бүгенге язмам да нәкъ менә шундый алтын йөрәкле мөгаллимә, яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь хезмәте белән ихтирам казанган, зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхес Рәмзия Заһир кызы Мөбарәкшина һәм әлеге гаиләнең укытучылар династиясе турында.

 

 

 

Укытучы һәрвакыт укытучы бу­лып кала бирә. Бүген 77нче яше белән барган Рәмзия Заһир кызы да яшьлек мөлаемлылыгын җуймыйча, килеш-килбәтендә зат­­лылык кебек асыл сыйфатларын югалтмыйча, сабырлыгы-зи­рәклеге белән өлге булырлык хөрмәтле мөгаллимә. Тимершык авылында үзе кебек нурлы, якты йортта яшәүче Рәмзия ханым белән бер сөйләшеп утыру үзе үк тормыш мәктәбенә тиң.Үзенең укытучылары, ничә буын  шәкертләре, бергә эшләгән хезмәттәшләре турында шулкадәр яратып сөйли,  Елена Аглиевна, Анна Матвеевна, Алексей Дмитриевич, Гайшә Вәлиевна, Рифат Сверигин  кебек талантлы остазлары аның күңеленә алтын хәрефләр белән уелган.

 

«Мин – гап-гади авыл кызы. Миңгәр авылында гаиләдә 5нче кыз булып дөньяга килгәнмен. Әти-әнием дини кешеләр иде. Әтиемнең кулы зәгыйфь булу сәбәпле сугышка алмадылар. Минем беренче укытучым Хәсән абый Биктимеров (легендар артист Шәүкәт Биктимеровның әтисе) булды. Тимершык сигезьеллык, аннан Саба урта  мәктәбендә  белем алдым. Чалгы тота белә башлауга, сыер-сарыкларга печән әзерләп, абый ясап биргән уфалла арбасы белән каенлыктан печән ташыдык. Әтием мин 11 сыйныфта укыганда вафат булгач, тормыш йөген тарту әнием белән икебезгә калды. Минем бөтен теләгем, максатым табиб булу иде. Янәсе, мин табиб булгач, беркемнең дә үлеменә юл куймаячакмын. Әмма  авыру әниемне калдырып укырга китә алмадым», – дип искә ала Рәмзия ханым. 

Мәгарифкә багышланачак озын да, мактаулы да  юлның беренче адымнары 1964 елда Миңгәр башлангыч мәктәбендә рус теле укытудан башлана. Ул вакыттагы мәктәп директоры Мәүлет Гәрәев үзе дә сабыйлыктан яңа чыккан укытучыга  «кызым» дип кенә дәшә. Яшь мөгаллимә читтән торып Казан дәүләт педагогия институтында белем ала. Җиң сызганып эшләгән кызның тырышлыгын күреп, ул вакытта гөрләп торган Пионерлар йортына методист итеп алалар. 1969 елда XXII партсъезд исемендәге колхозда баш агроном булып билгеләнгән  Тимершәех Мөбарәкшин белән гаилә корып, яшь гаилә  Тимершык  авылына төпләнә. Рәмзия Заһир кызы 1969 елдан 2005 елга кадәр Тимершык мәктәбендә белем бирә, шуның 23 елын укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып ифрат зур вазифада үтә. Ул еллардагы җәмәгать эшләренең исәбе-хисабы юк, комсомол секретаре, пропаганда-агитация эшләренә җаваплы, кичләрен концертлар оештыру, кыскасы, нәфис җилкәләргә мең төрле эш йөкләнә. Барын да күз уңында тота белүе, зирәклеге, эчке тоемлавы белән Рәмзия Заһир кызы укытучыларның саклаучы-яклаучысына әйләнә.  Тимершык мәктәбен бер йодрык итеп туплап, бар яктан алдынгы, эш-алымнары белән тирә-юньгә өлге булырлык коллектив итеп танытуга бар көчен бирә. Ә укучылары чын мәгънәсендә мөгаллимнәренең өметләрен аклыйлар.

Бер елны Арча педагогия училищесында Тимершык мәктәбеннән 25 бала белем ала. Укытучы эшенә мәхәббәт тәрбияли алган коллективны ул чордагы район мәгариф бүлеге җитәкчесе Шамил Зиннуров: «Тимершык – укытучылар тимерчелеге» дип  бәяли.  Рәмзия Заһир кызы  иң беренче чиратта авыр гаиләләрдән булган, тормыш сынавы алдында калган балаларга ярдәмгә ашыга. Кайбер баланың сәләте ярылып ята, ә артыннан йөрер кешесе юк. Җитәкләп үзе  Арча педучилищесына алып барган укучыларының  бүген ирешкән уңышлары  аның өчен зур горурлык. «Мәктәптә бергә  эшләгән һәркем белән  бүген ихластан сөйләшә алуым белән дә бик бәхетле мин. Чөнки беркемгә дә начарлык эшләмәдем. Яхшылыкны һәркемгә дә эшләү мөмкин түгел. Ә начарлык кылудан сакланырга кирәк. Бу минем тормыш девизым булды. Укытучыларның да кеше янында беркайчан йөз­ләрен кызартмадым, кисәтү ясамадым. Үзләре белән аерым калып җайлап сөйләшә идек. Укытучылар да, ата-аналар да шулкадәр  акыллы, тыңлаулы булдылар. Бүген дә һәрберсенә рәхмәтем чиксез», – дип искә ала Рәмзия Мөбарәкшина. Рәмзия ханым бүген дә мәктәп белән элемтәне өзми,  «Соңгы кыңгырау»,  Укытучылар, Өлкәннәр көнендә һәм башка бәйрәмнәрдә кадерле кунак ул. Аңа 1989 елда «Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы», 1994 елда «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелә. Хезмәтендә генә түгел, гаилә тормышында да бар яктан өлге булуга ирешә ул. Тимершәех абый белән 50 ел гомер кичереп, үзләре үрнәгендә 3 бала тәрбияләп үстерәләр.

«Табиб булмаганыма һич үкен­мим. Минем хыялымны кызым Гөлшат тормышка ашырды. Ул бүген Саба үзәк хастаханәсендә терапия бүлеген җитәкли. Табиб авыруны сәламәтләндерсә, укытучы  кешенең рухи яктан ярдәмчесе ул. Икенче төрле әйткәндә,  табиб кешенең тәнен, укытучы  рухын дәвалый. Арбаның ал тәгәрмәче кайдан тәгәри, арты  шуннан иярүе дә хак. Икенче кызым Гөлназ  минем юлны сайлады. Улым Алмаз  юридик белем алды. Киленем Ләйлә Саба гимназиясендә директор урынбасары булып эшли. Оныкларымның да өчесе укытучылык һөнәрен сайлады. Гомумән, безнең нәселдә укытучылар бик күп. Бүгенге көндә эшли торганнарын унны, лаеклы ялдагыларын алтыны санадым», – ди Рәмзия Мөбарәкшина.

«Бик тырыш, күркәм гаиләгә килен булып килдем. Укыту серләренә каенанамнан өй­рән­дем дисәм, һич ялгыш булмас.  Ул һәр баланың күңеленә ачкыч табу, фән серләренә өйрәтү алымнарын  әкренләп күңелемә сала барды. Өйдә дә игътибарлы, таләпчән әнидән күп нәрсәгә өйрәндем. Әти белән әнигә рәхмәтем чиксез», – ди килене Ләйлә Мөбарәкшина.

Кызлары  Гөлназ  Нигъмәт­җа­нова Теләче райо­нының  Олы Мәтәскә авылына килен булып килгән көннән  урта мәктәптә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә, тәрбия эшләре  буенча директор урынбасары булып эшли.  Зур  рухи көч сораган, вакыт һәм сәламәтлек, гаилә мәшәкатьләре белән исәпләшмәүне таләп итүче авыр хезмәт икәнлеген күреп, тоеп үссә дә,  Гөлназ мөгаллимлек сукмагыннан  тайпылмый.  Әти-әнисенә карата укучыларның, хезмәттәшләрнең хөрмәтен күреп үсү аңа укытучы һөнәрен сайларга этәргеч биргәндер. Чөнки гаилә башлыгы  Тимершәех Галәветдин улы да  озак еллар Саба аграр көллиятендә агроном һөнәре буенча студентларга белем бирә.  «Яшәү рәвешләре, кешеләргә карата игелекле хезмәтләре белән зур хөрмәткә лаек һәм үрнәк булган гаиләдә тәрбияләнеп үсүебез белән бик тә бәхетле без.  Кызганыч, әтиебез бүген безнең арада юк инде.  Әни – минем өчен тормыш өлгесе, һөнәремә юл күрсәтүче бөек остаз да, якын сердәшчем дә. Бүген мин үзем дә 27 ел стажы булган мөгаллимә. Эшебез мактаулы булса да, зур көч куюны таләп итә. Авырлыклар килеп туса, һәрчак әнине искә алам. Андагы сабырлык, тырышлык, башлаган эшен ахыргача башкарып чыга белү, шәфкатьлелек, юмартлык, уңганлык сыйфатларын искә алу миңа тормышымда гел ярдәм итә», – ди Гөлназ Тимершәех кызы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев