Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Табигать турында алган белемнәрне иҗат ныгыта

Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе инспекторы Ришат Билалов Сабаның сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернатында (Кызыл-Мишә авылы) тәрбияләнүчеләр өчен танып-белү экологик дәресе үткәрде.

Очрашуның төп темасы — әйләнә-тирә мохитне саклау һәм калдыклар белән дөрес эш итүнең мөһимлеге. Эколог гади мисаллар ярдәмендә балаларга көндәлек гадәтләребезнең планетага ничек тәэсир итүен аңлатты. Балаларны кайбер саннар аеруча гаҗәпләндерде: гади кәгазь берничә айда таркалса, пластик шешә яки консерв банкасы туфракта йөзләрчә ел сакланырга мөмкин.

  Әңгәмә барышында укучылар экологлар белән бергә урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, чүп-чарны үзеңнән соң җыештыру кирәклеге һәм хайваннарга ярдәм итү юллары турында  белделәр.

Алган белемнәрне иҗат аша ныгытылды: балалар табигатькә ничек ярдәм итүләрен рәсемнәрдә сурәтләделәр. Рәсемнәрдә территорияне чистарту, агачлар утырту кебек һәркем башкара ала торган гади, игелекле эшләр чагылдырылды.

Дәрес ахырында балалар ясаган нәтиҗә бик гади һәм аңлаешлы иде: табигатьнең чисталыгы һәр кешенең җаваплылыгына бәйле. 🌿

Табигать турында  алган белемнәрне иҗат ныгыта

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев