Табигатьне саклау – уртак бурыч
Чүпне тиешсез урынга ташлаучыларга РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе нигезендә штраф каралган
Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгы территориаль идарәләре әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге дәүләт сәясәтен тормышка ашыра. Саба районы Төньяк территориаль идарәгә карый. Безнең төп бурыч – яшәгән җирлегебезнең чисталыгын саклау. Чисталык дигәндә без җирнең, сулыкларның, һаваның торышын күз алдында тотабыз.
Саба районында көнкүреш калдыкларын җыю өчен махсус полигон эшли. «Саба» һәм «Шәмәрдән» күптармаклы җитештерү предприятиеләре калдыкларны җыю, утильләштерү һәм саклау өчен тиешле лицензияләргә ия. Әмма чүпнең табигатькә китергән зыяны зур. Җитештерү калдыклары таркалганда метан, углекислый газ, азот һәм күкерт оксидлары, аммиак, сероводород һәм башка зарарлы матдәләр бүленеп чыга. Бу газлар һаваның сыйфатын начарайта. Шуны да истә тотарга кирәк: чүпнең таркалып юкка чыгуы дистәләрчә, хәтта йөз еллар дәвам итә.
Чүпне тиешсез урынга ташлаучыларга РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе нигезендә штраф каралган. Моннан тыш, табигатькә килгән зыян да аерым исәпләнә.
Экологиягә зыян китерүче тагын бер мәсьәлә – канализация чокырлары. Алар су үткәрми торган итеп эшләнергә тиеш. Әгәр дә пычрак су җиргә тарала икән, бу очракта да зыян күләме лаборатор тикшеренүләр нигезендә билгеләнә.
Сулыкларны саклау – аеруча мөһим бурыч. Елгаларның озынлыгына карап, яр буе зоналары билгеләнә (5–20 метр). Бу аралыкта төзелешләр алып бару, техника кую тыела. Шулай ук ягулык, химик матдәләр, ашламалар саклау рөхсәт ителми. Ярны саклау зонасы 30-50 метр тәшкил итә, анда җир эшкәртү, агулы матдәләр куллану тыела.
Сыек калдыкларны чистарту корылмалары Саба һәм Шәмәрдәндә урнашкан. Чистартылган су балыклар яши алырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Әгәр дә нормадан артып киткән зарарлы матдәләр ачыкланса, зыян исәпләнә.
Җирлекләрдәге иске карьерлар да борчу тудыра. Алардан файдалану лицензия яки махсус рөхсәт нигезендә генә мөмкин. Киресенчә булган очракта, закон буенча җаваплылык каралган. Шулай ук шәхси хуҗалыклар тирәсендә төзелеш калдыкларын, иске материалларны өеп кую очраклары да күзәтелә. Болар да чүп категориясенә керә һәм административ җаваплылыкка китерә.
Табигатьне саклау – штрафтан куркып кына түгел, ә үзебез һәм киләчәк буын өчен кирәк. Әйдәгез, безне яшәткән табигатебезне бергәләп саклыйк!
Ришат Билалов,
Экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев