«Тачка» ярышында
Сабантуйда Саба мөхтәсибәте ел саен “Росгосстрах” иминиятләштерү компаниясенең Сабадагы бүлеге белән берлектә “тачка ярышы”, ягъни парлы уенчылар арасында төзелеш арбасы белән йөгерү ярышы оештыра.
Арбага ир-хатынын, яки хатын ирен утыртып җилдерә. Әтиле-кызлы ярышучылар, арбага кода- кодачаларны утыртып йөгерүчеләр дә булды ул көнне. Барлыгы 15 пар көч сынашты. Күңелле тамашада Иләбәрдән әтиле-кызлы Гыйльмановлар җиңү яулады һәм 3500 сумлык сертификатка ия булдылар. Икенче урында бәйгедә сеңлекәше белән катнашкан Кызыл Мишәдән Ильяс Кәлимуллин, өченче урынга Казаннан Фәсхетдиновлар гаиләсе лаек булды, аларга да Сабантуй истәлеге итеп кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев