Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Тәлгат Нәҗмиев истәлегенә

Элекке мөхәрриребез, язучы-журналист Тәлгат Самат улына, исән булса, март аенда 75 яшь тулган булыр иде

   Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсендә язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Х.Ямашев исемендәге ТР журналистлар премиясе лауреаты, «Бәллүр каләм» бүләге иясе Тәлгать Самат улы Нәҗмиевның тууына 75 ел тулу уңаеннан «Күкләрдә язылган язмыш» дигән искә алу кичәсе үткәрелде. Катнашучылар аның турында районда яшәгән, концертлар, бәйрәмнәр, төрле мәдәни чаралар оештырган кеше буларак белделәр. Саба районының кызыклы урыннары һәм анда яшәүчеләр турында китаплардан өзекләр укылды. Чараның икенче өлешендә Т.С. Нәҗмиев биографиясе һәм иҗаты буенча "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев