Талпаннар котыра: Саба табиблары зарарлы бөҗәктән сакланырга чакыра
Апрель аенда Саба үзәк хастаханәсенә урман бете кадалып 6 кеше мөрәҗәгать иткән
Җылылар башлану белән төрле йогышлы авырулар, шул исәптән энцефалит, боррелиоз вирусларын таратучы талпаннарның активлашуы күзәтелә. Соңгы елларда Татарстанда энцефалит белән вәзгыять киеренкеләнде. Безнең зона да урман бете киң таралган территориягә керә. 2022 елда, мәсәлән, Саба районында тикшерелгән бөҗәкләрнең 30 процентында боррелиоз авыруын китереп чыгаручы бактерияләр табылды. Былтыр хастаханәгә урман бете кадалган 162 кеше мөрәҗәгать иткән иде. Быел апрель аенда шундый 6 очрак булды. Йогышлану талпан тешләгәндә, сирәк кенә очракларда кәҗә сөте эчкәндә дә килеп чыгарга мөмкин. Бөҗәкнең селәгәй бизләрендәге вируслар канга эләксә, үзәк нерв системасы күзәнәкләренә үтеп керә. Чир катлауланса, кеше инвалид кала, үлем очраклары 1-25 процент тәшкил итә.
Боррелиоз озакка сузыла. Нерв, йөрәк-кан тамырлары системасын, буыннарны, бавырны, күзне, талакны зарарлый. Профилактика чарасы урман бете үтеп кермәслек итеп киенүдән гыйбарәт. Ачык төстәге киемнән булу (анда талпан тиз күзгә ташлана) яхшы. Аякка резин итек кияргә, күлмәк җиңнәрен беләзектән киң тукыма яисә резина белән тарттырып куярга кирәк. Муен ачылып торырлык булмасын. Талпанны куркыту өчен репеллентлар кулланырга була.
Талпан кадалган очракта вируска каршы иммуноглобулин, боррелиозга бактериаль препаратлар билгеләнә. Талпанны алу һәм тикшеренү өчен кичекмәстән район үзәк, Шәмәрдән участок хастаханәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуннан соң кешенең сәламәтлеге бер ай дәвамында күзәтү астында булырга тиеш. Моңа тән температурасын көн саен үлчәү, тән тиреләренә, талпан кадалган урынга даими игътибар бирү керә. Үзгәрешләр булганда медицина учреждениесенә барып, инфекционистка күренү шарт.
Резеда Фәттахова,
район үзәк хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре
буенча баш табиб
урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев