Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Таләпләр бер, чишелешләр төрле»

Җирле үзидарәләрнең 2021 елдагы эшчәнлекләренә багышланган хисап җыеннары башланды. График нигезендә иң элек Олы Кибәче, Иске Икшермә авыл җирлекләрендә үтте.

undefined

Хисап җыеннары алда торган мәсьәләләрне чишәргә, эшчәнлекне планлы рәвештә дәвам итүне күздә тота. Өч авылны берләштергән Олы Кибәче авыл җирлегендә 380 хуҗалык исәпләнеп, аларда 814 кеше яши. Җирлек башлыгы Айрат Сафин Советның 2021 елдагы эшчәнлегенә җентекле анализ ясады. Җыеннарда чыгышлар Һәрвакыт демографик вәзгыятьне анализлаудан башлана.

undefined

Чыгыштан күренгәнчә, узган ел биредә 9 бала туган, 26 кеше вафат булган. Демографик хәл шатландырырлык түгел. Тугыз яңа гаилә барлыкка килгән. Белгәнебезчә, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр саны буенча җирлекнең рейтингы югары. Биредә төрле тармакларда үз эшен 19 урта һәм кече эшмәкәр җәелдергән, 35 кеше үзмәшгульлек белән шөгыльләнә. Узган ел авыл җирлегенә 194552 мең сум бюджет каралып, ул 2125572 мең булып үтәлгән. Авыл җирлеге башлыгы салымнардан барлык керемнең 993700 сум тәшкил итүен, шул ук вакытта транспорт, җир салымнарын түләмәүчеләр барлыгын да әйтеп узды. 2021 елда Олы Кибәче авыл җирлеге буенча 206700 мең үзара салым акчасы җыйналган. Ул Төбәк авылына һәйкәл төзү, Кече Кибәче авылында төзекләндерү, Олы Кибәче авылында 200 метр озынлыкта су кертү, ике урамны берләштерүче җәяүлеләр күпере һәм башка җирле эшләргә юнәлтелгән. Шулай ук җирлектәге мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренең җитәкчеләре узган елгы эшчәнлекләренә хисап тоттылар. Чыгышлардан күренгәнчә, биредә яшәүче 60 яшьтән югары булган 213 кешенең 129ы вакцина ясаткан. Муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов Олы Кибәче авыл җирлегенең вакцина ясату буенча иң түбән күрсәткечлеләр рәтендә булуын әйтеп узды һәм әлеге мәсьәләгә җитди карарга чакырды.

«Пандемия башланганнан бирле әлеге чирдән бик күп кешеләрне югалттык, аяныч хәлләр күз алдыбызда. Вакцина ясатканнар арасында авыручылар булса да, үлем очраклары теркәлмәде. Үзеңне һәм якыннарыңны саклауның бердәнбер ышанычлы юлы - ул вакцина кадату. Иң мөһиме - күңел төшенкелегенә бирешмәү. Бөтен нәрсә үзебездән тора», - диде район башлыгы әлеге көнүзәк мәсьәләгә карата.

 

Җыенда Төбәк авылындагы стадионга сәхнә кирәклеге, Олы Кибәченең Октябрь урамын асфальт юл белән тоташтыру өчен таш түшәү мөһимлеге, күп сыер асраучыларга аппарат белән ярдәм итү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

Иске Икшермә мәдәният йортында дәвам иткән җыенда җирлек башлыгы Нияз Нурмөхәммәтов, учреждение җитәкчеләре, участок вәкаләтлесе, Саба урманчылыгының участок урманчысы, Саба һәм Теләче районнарының янгыннар күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы, баш ветеринария табибы һәм башка рәсми затларның чыгышлары тыңланды. Авыл җирлеге башлыгы үз чыгышын җирле үзидарәләр үсешендә авыл хуҗалыгының зур роль уйнавын һәм җирлекне төзекләндерү, үстерүдә зур өлеш кертүче «Мөхәммәтшин» крестьян-фермер хуҗалыгының куанычлы эш күрсәткечләреннән башлады.

Нияз Нурмөхәммәтов Иске Икшермә авыл җирлегенең 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе белән таныштырып, күп балалы гаиләләр өчен бирелгән җир участогын газ, су белән тәэмин итү, иске йортларны сүтү, басмаларны төзекләндерү һәм башка мәсьәләләргә тукталды. 2022 елда Иске Икшермә авылының Киров урамына тротуар җәеләчәген дә әйтте. Җыенда Иске Икшермә авылының Ленин урамында урнашкан күпфатирлы 14нче йорт каршына ут керткәндә ишек аллары бик начар хәлдә калганлыгы турында сорау бирелеп, көз көне эшләгәнлектән туң балчык белән күмелгәнлеге, яз җиткәч тиешле дәрәҗәгә китереләчәге вәгъдә ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев