Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тамырлары ераклардан килгән мөгаллимлек

Районыбызда мөгаллимлек эшчәнлекләре берничә гасырга сузылган укытучы гаиләләре күп түгел. Бүгенге сәхифәбез гомуми педагоглык стажы 196 елны тәшкил иткән Галимовлар династиясенә багышлана. Әлеге нәсел дәвамчысы – Олы Шыңар урта мәктәбе укытучысы Фәннур Әхсән улы Галимов дүрт буынга сузылган мөгаллимлек чылбыры турында сөйли.

 

 

Мотаһһарә һәм  Самат Сафиннар

Фәннур Әхсән улы ныклы тармагы булган Сафин-Галимовларның укытучылык  династиясе ерактан – аның әнисе ягыннан әби-бабалары Мотаһһарә һәм Самат Сафиннардан башлана. 1906 елда  Зәй районы Кәрәкәс авылында указлы мулла гаиләсендә туган Самат Сафа улы, әти-әнисе иртә вафат булып, балалар йортында тәрбияләнә. 1929 елда Чистай педагогия техникумын тәмамлый. 1930 елда Самат Сафинны наданлыкны бетерү (ликбез) кампаниясе буенча Үзбәкстанга җибәрәләр. Ул 1932 елның сентябренә кадәр биредә укытучы һәм мәгариф бүлегенең мәдәният базасы мөдире булып эшли. Мамадыш районы Урта Кирмән башлангыч мәктәбендә мөдир булып эшләгәндә Мамадыш педагогия училищесын тәмамлап килгән Мотаһһарә исемле  кыз белән танышып, гаилә коралар. Ул чорда укытучыларны төрле авылларга күчереп йөртү сәясәте яши. Сафиннарга да лаеклы ялга чыкканчы Мамадыш һәм Тәкәнеш районының күп авылларында укытырга туры килә. Мөхтәрәм укытучылар гаиләсендә тәрбияләнгән балалар да әлеге хезмәткә зур хөрмәт белән үсәләр. Гаиләдәге биш баланың берсе – кызлары Клара да Казан дәүләт педагогия институтының  рус һәм татар теле факультетын сайлый. 

 

Әти-әни салган эздән...

Олы Шыңар авылы егете Әхсән Галимовны  һәм Мамадыш кызы Клара Сафинаны 1963 елда  нәкъ менә  Казан педагогия институты  таныштыра. Клара Самат кызының  озын да, мактаулы да булачак педагоглык эшчәнлеге 1955 елда Тәкәнеш районы “Нырты” совхозы балалар бакчасында тәрбияче булудан башлана.Тырыш, белемле кызны Тәкәнеш районы мәгариф бүлегенә мәктәпкәчә тәрбия буенча инспектор итеп билгелиләр. Әхсән Хөсәен улының мәгарифкә юл башы Теләче районы Орымширмә сигезьеллык мәктәбендә салына. Ике яшь белгеч 1963 елда кавышып, районыбызның Оет авылында  яши башлый. Икесе дә сигезьеллык мәктәптә рус теленнән белем бирә.  Әхсән Галимов 1969-1971 елларда Оет мәктәбендә директор булып эшли.

1969 елда алар Олы Шыңар авылына төпләнеп, лаеклы ялга чыкканчы озын да, мактаулы да мәгърифәт  юлы үтәләр. Әхсән Хөсәен улының педагоглык стажы – 37, Клара Самат кызының 35 елны тәшкил итә. Мөхтәрәм мөгаллимнәр үзләре үрнәгендә максатка ирешүдә гаҗәеп ныклык, эшчәнлек һәм намуслылык кебек матур сыйфатларны алга сөреп,  өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ике кызлары башка юнәлеш сайлый, уллары Фәннур әти-әнисе эшен дәвам итә: 40 ел Олы Шыңар урта мәктәбендә укучыларга белем бирә. Әхсән Хөсәен улы – 2015, Клара ханым 2022 елда  берничә буын укучылары күңелендә  якты эз калдырып дөнья куялар. Иң кыйммәте: тамыры ерактан  килгән мөгаллимлек  чылбыры  өзелми....

 

Киң кырлы шәхес

Фәннур Әхсән улы белән күрешеп сөйләшкәнче үк аның тирән белемле,  үзенә дә, башкаларга  да таләпчән,  укытучы дигән мактаулы исемне  югары йөртүче  талантлы шәхес икәнлеген яхшы белә идем. Чөнки ул  күп еллар дәвамында газетада чыккан  мәкаләләребездәге кайбер  төгәлсезлекләрне табып, аларга бик тә итагатьле рәвештә дөрес аңлатмалар бирүче,  алга таба безне игътибарлы булырга чакыручы тугры  укучыбыз. Ә үзен күреп сөйләшкәч мин аның чын мәгънәсендә күңел юмартлыгына, эчке байлыкка ия, үз эшен бирелеп башкаручы, киңкырлы шәхес булуына тагын бер кат инандым.

«Мин әти-әнинең эшен кечкенәдән күреп үстем. Икесе дә рус телчеләре булгач,  көн саен өем-өем дәфтәрләр тикшерәләр, төн утырып план язалар иде.Мин VI-VII сыйныфларда укыганда өйдә  сыйныфташларымның дәфтәрләрен кызыл паста белән тикшереп куя идем. Билгесен әти-әни куя, чөнки минем язуны иптәшләр таный. Бу үземчә аларның эшләрен бераз җиңеләйтүем дә булгандыр. Әти-әнием VIII сыйныфтан соң миңа Арча педагогия училищесына барырга киңәш иттеләр. Мин аларга бүген дә зур рәхмәтле. Арча бик зур белем бирде, дөньяга карашны үзгәртте. Мин монда нота белән баянда уйнарга өйрәндем, спортның җиңел атлетика төре белән шөгыльләндем. Биредә алган белемем гомер буе ярдәм итте», –дип сөйли Фәннур Галимов. 1983 елда училище тәмамлап кайткан яшь белгеч әти-әнисе белән бергәләп Олы Шыңар урта мәктәбендә җыр һәм рәсем укытучысы булып эшли башлый. 1984-1986 елларда  Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби бурычын үтәп  кайткач, читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый. Ул елларда үз белгечлеге буенча дәресләр булмау сәбәпле, татар һәм рус телен, биология, тарих фәннәрен дә укыта. Соңрак физкультура, музыка укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 2001 елдан бүгенгәчә музыка һәм тормыш иминлеге нигезләреннән белем бирә. Җыр аның гомерлек юлдашына әверелә. Бүгенге көндә Фәннур Галимовны 60тан артык җыр авторы буларак  беләбез. «Җырларны беркайчан да заказга язмадым. Алар – минем күңел түрендә бөреләнгән хисләрем, тойгыларым. Әгәр шигырь ошый икән, ник әле көйгә салмаска да, нигә җырламаска?», – ди әңгәмәдәшем. Фәннур Галимов балалар өчен “Хәерле көн телим” һәм музыка укытучылары, музыка уку йортлары студентлары өчен 53 җыр тупланган «Үз җырыбыз булсын әле» дигән  методик кулланма авторы да. Нәселләре тарихы турында – «Галимовларның шәҗәрә китабы»н нәшер итеп, эзләнүләрне әле дә дәвам итә.

Аның биш  җыры  «Татарстан» (хәзерге «Болгар») радиосының алтын фондына кертелгән. 2021 елда «Бал корты» җыры «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең халыкара «Балачак җыры» конкурсы җиңүчесе булып, «Милли хәзинәләр» җыентыгында урын алган. Башка җырлары да төрле җыентыкларга кереп, тарихи мирасыбыз җәүһәрләре булып калачак.

Фәннур Әхсән улы нинди эшкә тотынса да, ахырынача җиренә җиткереп башкара торган нык ихтыярлы  шәхес. Укучыла­рында да әлеге кыйм­мәтле сыйфатларны тәр­бияләргә омтыла, уңышка ире­шүнең ни­гезе шул икәнлеген ис­батлый. Аның тагын бер күләмле хезмәте – 2012-2013 уку елында авыл мәктәпләрендә  музыка укыту буенча авторлык программасы төзеп, бүгенге көндә шуның нигезендә белем бирә. Үзенең еллар буе тупланган бай тәҗрибәсен «Мәгариф» һәм башка басмалар укучылары белән дә бик теләп бүлешә.  

“Мин  балалардан башка  тормышны күз алдыма китерә алмыйм. Эшкә килеп, укучыларның шат авазлары, ыгы-зыгылы  мәктәп тормышы  җаныма ял  бирә. Укучыларыма яңа  җыр өйрәтү, дәрес бирү, яңалык ачу кызык. Коллективым белән очрашып сөйләшүдән күңел күтәренкелеге алам”, – ди Фәннур  Галимов.  

                           

"Гаиләм – җылы оям”

Ә иң яхшы ялны, рухи көчне,  әлбәттә, аңа гаиләсе бирә. Галимовлар – җирлектәге үрнәк, абруйлы гаиләләрнең берсе. Алар тормыш иптәше Гөлнур ханым белән биш бала тәрбияләп үстерәләр.

Кыз-улларның дүртесе Арча педагогика көллиятен тәмамлап, югары уку йортларында белем алганнар. Төпчекләре Гөльяз VIII сыйныфта укый. Рүзәлләре үзе белем алган Арча педагогика көллиятендә алты ел тормыш  иминлеге нигезләре укытучысы булып эшли. Игезәк егетләрнең берсе –Илназ да Олы Шыңар урта мәктәбендә ике ел физкультурадан укыта.  Нияз, кызлары Гүзәл  гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши. Галимовлар 2008 елда «Татарстан горурлыгы» конкурсында катнашып, районда «Минем гаиләм–минем байлыгым» номинациясендә җиңүче булып танылдылар. 2020 елда рес­публика рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм җәмәгате исеменнән «Татарстанның иң ях­шы гаиләләрен кабул итү» тантанасында да катнаштылар.Фәннур Галимов «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсында катнашып, «Ир-ат – лидер» но­минациясендә җиңүче исеменә лаек булды.  мөгаллимлек тамырлары ерактан килүче гаиләнең киләчәктә дә ирешер уңышлары, яулар биеклекләре күп булыр дип, ышанасы килә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев