Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сыйфатлы продукция осталары

Район оешма-пред­приятие­ләрендә коллективлар алдында 2024 елда эшчәнлеккә хисап бирү җыелышлары бара.

  Узган атнада җаваплылыгы  чикләнгән “Саба тәрәзәләре” җәмгыятендә дә башкарылган эшкә  йомгак  ясап, алда торган  бурычларны билгеләделәр.  Югары  квалификацияле  кадрлары булган предприятие 23 ел пластик  һәм алюминий тәрәзәләр ясау белән шөгыльләнә. Хәзерге  вакытта  кооператив 27 кешене берләштерә. Күбесе җәмгыять ачылганнан бирле эшли һәм алар үз һөнәрләренең осталары. Предприятие  югары сыйфатлы җиһаз белән автоматлаштырылган, биредә гамәлсез продукция  ясамыйлар. Ышанычлы  партнерлар белән хезмәттәшлек,  экологик  чиста чимал,  сыйфатлы  фурнитура  куллану нәтиҗәсендә заказлар арта һәм  вакытында  үтәлә. 2024 елда предприятие 70902 мең сум товар  саткан, бу 2023 ел   күләменә карата  4871 меңгә күбрәк.

Еллык җыелышта район җи­тәк­челеге исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Илнур Котдусов катнашты һәм йомгаклау   сүзе белән  чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев