Тарих эзләре буйлап: Борындыкка сәяхәт
Күптәнге хыялыбыз тормышка ашты! 2021 елда Альберт Баһавиев белән уртак эшебез “Сатыш гасырлар аша-2” исемле китабыбыз белән авыл халкын шаккаттырган идек. Шушы китапта язылганнарга таянып, май аенда Кайбыч районы Борындык авылына барып, халкын, сез безнең туганнар, дип гаҗәпләндереп кайттык. Чын мәгънәсендә шулай булды. Кырымда, Чувашиядә, Буада һәм Чүпрәледә Борындык исемле 4 авыл барлыгы аларга билгеле иде инде. Сатыш – Борындыктан чыккан бишенче авыл.
Очрашу без көткәннән күпкә кызыклырак, файдалырак булып чыкты. Арабызда бер җитәкче дә, министр да юк Сатыш мәдрәсә-музей хезмәткәрләре, гап-гади авыл кешеләре, пенсионерлар иде. Безне ерактан килгән, көтеп алган якын туганнары кебек каршы алдылар. Без бу очрашуны оештыручыларның, төп эшләрен ташлап, безнең белән мәш килүләренә канәгать булып кайттык. Бу очрашудагы җылылыкны һич онытмабыз. Төп оештыручы Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Рафис улы Хаялиев, ярдәмчеләре Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов, мулла Тәфкил Сафиуллин, мәктәп директоры Рания Хуҗина коллективы белән, тарих укытучысы Рамил Гарәфиев, музей директоры Илдар Шакиров, Кырбаштан тарихчы-энтузиаст Александр Акрымов барысы да сәяхәтебезнең кызыклы һәм файдалы үтүенә үз өлешләрен керттеләр.
Сәяхәтебезнең максаты Борындык зиратындагы каберләрнең кыйблага карата торышын үз күзебез белән күреп, Сатышныкы белән чагыштыру иде. Чөнки Сатыш янында гына Орымширмә авылы зиратында каберләр Сатышныкыларга карата перпендикуляр урнашкан. Борындык зиратында каберләрнең торышы Сатыш зиратындагы кебек булып чыкты. Бу факт Борындык белән Сатыш арасында бәйләнеш барлыгын күрсәтә. Бу мизгелдә Альбертның хисләре ташып чыкты һәм Сатыш Борындыкныкы дигән нәтиҗә ясады. Нәтиҗә ясалгач, әрвахларга дога укылды. Алмаз Гайнетдинов Әбрар Җәләлиев кабере янында туктап аның тарихын бик җентекләп сөйләп бирде. Әбрар Җәләлиевның җәсәден, сугыш беткәч, 77 елдан соң эзтабарлар Мәскәү яныннан табып, туган авылы Борындык җире куенына салганнар икән. Бу процессның башыннан ахырына кадәр ничек башкарылганын тыңлаганда күңелләребез тулып, күзләребезгә яшь тулды.
Аннары зиратның борынгы өлешенә барып очлы ташларны карадык. Бу өлешендә Тәфкил абый чыгыш ясады. Мәскәү зиратларындагы кебек бик бай, матур чардуганлы, матур ташлы кабернең иясе турында сөйләде. Аннан соң мәчеткә кердек. Ул кирпечтән түгел, таштан эшләнгән булган. Иң гаҗәбе, стенасының калынлыгы 1 метр. Мәчет Борындыкның иң калку урынына салынган. Сәбәбе Борындыкны еш кына су баса икән. Авыл халкы моңа фаҗига итеп карамыйча, көймәләргә утырып, гармун уйнап-җырлап күңел ачалар икән. Бу безгә бик кызык тоелды.
Мәчеттән соң безне Рамил Гарәфиев мәктәп тормышы белән таныштырды. Борындык мәктәбе укучыларының Европа күләмендә бадминтон буенча Франциядә оештырылган ярышта 3нче урынны алып кайтулары сокландырды. Башка спорт төрләре буенча да призлары күп. Кыскасы, мәктәп бик булдыклы балалар тәрбияләп ята. Музейлары да бар.
Борындык белән саубуллашып Кайбычка юл тоттык. Безнең арада Сатыштан Кыйбый нәселләре Сабирҗан абый Хәкимов, Хәйдәр абый Гайнетдинов, Азат Солтанов, Гөлфия Губаева бар иде. Кыйбый һәм Кайбыч бер тамырдан, шуңа күрә кыйбый нәселенең борынгы бабалары Кайбычтан килгән булырга тиешләр. Авылның башлангыч чорында (1716 елда) архив документында өч туган Урман, Кадыр, Калмет Уразовлар күренә. Сабирҗан абыйның әтисе күкрәк кагып, без кыйбыйлар дип әйтә торган булган. Әле санап киткән иптәшләр барысы да Уразовларга барып тоташа. Уразовлар нәселенә тоташучылар авылда бик күп. Архив документларына, метрикәләргә һәм башка чыганакларга таянып шуны әйтә алам Кайбыч Сатышка элитасын биргән. Чөнки бу нәсел кешеләре хәзер дә бик булдыклы. Аларның балалары үз нәселләре белән горурлана алалар.1747 елгы архив документларында күренгәнчә, Ураз нәселе элек-электән зур сәүдәгәрләр булган. Кайбычның элекке башлыгы Уразовлар турында китап язган икән, бу хәбәрне безгә Рәмис Рафис улы җиткерде. Сатыштагы Уразлар белән бәйләнешләре юк микән? Хәзерге вакытта Cатышта Сатыш бабайга барып тоташкан кешеләрнең шәҗәрәләрен эшләп кулларына тапшырдык. Шәҗәрәдә 13-14 буын. Кыйбый һәм Ирмәш нәселен өйрәндек. Ирмәшләр Апас ягыннан.
Кайбычта безне Туган якны өй рәнү музеенда көтәләр иде. Музейларда булганым бар. Илдар Абдулла улының ялыктырмыйча гына, иң кызыклы экспонатлар турында сөйләве безгә бик ошады. Үз эшенең фанаты булуы ярылып ята. Шунсыз музейны яңа экспонатлар белән тулыландыру мөмкин дә түгелдер. Бу музейда без бик озак булдык. Бу көнне Рәмис Рафис улының эш графигы тыгыз булуга карамастан, ул музейга килеп, бик кызыклы, безнең өчен әһәмиятле тарихи мәгълүматлар сөйләргә дә өлгерде.
Иң соңгы планыбыз Саба районындагы бердәнбер керәшен авылы Кырбашның Кайбыч районындагы Кырбаш авылы белән бәйләнешен ачыкларга тырышу иде. Безгә Кырбаш клубы мөдире Надежда Черненко белән Зоя Ивановна кушылды. Кайбыч Кырбашыннан Александр Акрымов Кайбычка музейга килеп, алар белән фикер алышты. Ике Кырбашта да керәшеннәр яши. Бу сөйләшү Кырбаш тарихын өйрәнә башлауга таба беренче адым дияр идем.
Сәяхәтебезне оештыруда район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, музейлар системасы җитәкчесе Венера Сәетова зур ярдәм күрсәттеләр. Яшен җәмгыяте биргән автобус та бик уңайлы булды. Булачак сәяхәтләргә дә шушы составта барырбыз дигән фикер әйтелде.
Рүзилә Гайнетдинова,
пенсионер.
Сатыш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев