Тарих серләрен саклаган Калатауга сәяхәт
Саба районы буенча оештырылган туристик сәяхәткә «Саба таңнары» журналистлары да чыкты
Туган төбәгебезнең тарихын белү, бай мирасыбызны өйрәнү, аларны яшь буынга җиткерү – бүгенге көннең иң мөһим бурычларының берсе.
Билгеле булганча, районыбыз тарихи һәм мәдәни яктан истәлекле урыннарга бай. Ни кызганыч, шушы җирлектә яшәп тә күбебез төбәгебезнең тарихи яктан әһәмиятле урыннарын әле күреп белми. Район мәдәният бүлеге, төбәгебезнең истәлекле урыннарын барлау, алар белән таныштыру, балаларда кече яшьтән патриотик рух тәрбияләү максатыннан май аенда туристлык маршрутлары оештыра башлады. Аларның 1нчесе – Өтернәс шәһәрлеге истәлекләре буйлап сузылган “Калатау серләре“ маршруты. Район үзәгеннән унике чакрым төньякта, Иләбәр, Эзмә һәм Өтернәс авыллары арасындагы биек тау Калатау дип атала. Тарихи яктан ул Казан ханлыгы чорында татарның башкаласы булган Өтернәс шәһәрлеге буларак билгеле. Барлыгы сигез тукталышны үз эченә алган әлеге экскурсия гүя шул чорларга кайтара.
“Саба районының тарих эзләре буйлап” дип аталган икенче маршрут Сатыш, Казанчы, Бигәнәй һәм Аккүл Бигәнәй, Мамалай авылларында сакланган мәдәни яктан истәлекле урыннар турында киң мәгълүмат алу мөмкинлеге ача. Анда Ишан хәзрәт төрбәсе, Мәккә-Мәдинә шәһәре белән турыдан-туры элемтәгә чыгу мөмкин булган музей-мәдрәсә һәм башка изге урыннар саклана. Өченчесе – "Урман – тылсымлы маҗаралар дөньясы" маршруты данлыклы урманчылар төбәге Лесхоз бистәсенең истәлекле урыннарына мавыктыргыч экскурсияне үз эченә ала. Шанлы үткәнебез, данлы бүгенгебез белән таныштыру төп бурыч итеп куелган кызыклы сәяхәтләрдә инде бертөркем ветераннар, укучылар булып өлгерде. 10 июльдә Кызыл Мишә һәм Көек авылы укучылары өчен “Калатау серләре” маршруты буенча чираттагы сәяхәт оештырылып, күп тарихи вакыйгаларның шаһите булган әлеге изге урыннар белән без дә танышып кайттык. Бирегә аяк басучыларны иң элек Ханбикә каршы ала.
“Мин Өтернәстә туып-үстем. Туган төбәгемә чын йөрәгемнән гашыйкмын. Бу якларга кем генә аяк басса да, иң беренче биредәге яшеллеккә һәм чисталыкка игътибар итә. Туристлык маршруты оешуга бик теләп кушылдым. Яңабаштан төбәгебезгә бәйле тарихи китапларны укыдым. Җирлегебездә истәлекле урыннар күп. Әле дә өйрәнәбез, эзләнәбез”, – ди сәяхәткә чыгучыларны Ханбикә ролендә каршылаган Өтернәс мәдәният йорты җитәкчесе Илүзә Гыйльфанова.
Тауның икенче ягында балаларны Су кызы сәламләп, җирлектәге чишмәләр, сулыкларындагы балыклар белән таныштырды. Күп вакыйгалар серен әле дә үзендә саклаган Калатауның нәкъ уртасында җәяле угын кулына алган Батыр егет каршылап, ул сөзәк таудан менәргә рухи ныклык, көч өсти сыман.
Борынгы сугыш коралы –җәядән ук белән ату укучыларны аеруча кызыксындырды, күпләренеке беренче тапкырында барып та чыкмады. Түбәсенә менеп җиткәндә тирә-юнь авыллар уч төбендәгедәй күренгән Калатау әле дә бик серле һәм сагышлы булып тоела.
Иләбәр авылы китапханәчесе Вәсилә Галиева укучыларга Калатау белән бәйле күп мәгълүматлар бирде. Казан шәһәре тар-мар ителгәннән соң исән калган татарлар монда сыену урыны табалар. 1554 елда Иван Грозный җитәкчелегендәге урыс гаскәрләре биредә яшәүче татарларны әсирлеккә алып, шәһәрлекне яндыралар. Вәсилә ханым 2001 елда археолог Альберт Борһанов җитәкчелегендәге экспедиция борынгы Калатауда казу эшләре алып баруын, аның барышында Калатауның Иләбәр авылы ягына караган өлешендә Өтернәс шәһәрлеге урнашканлыгы билгеле булганлыгын да әйтеп узды. Анда Казан ханлыгына караган табылдыклар, яндырылган кирпеч, керамик савыт-сабалар, йон эрләү җайланмалары, көмеш тәңкәләр табыла. Казу эшләре вакытында шәһәрлек нигезеннән чыккан табигый ташлардан студентлар истәлек ташы өеп калдыралар. Укучылар әлеге истәлекле урыннарны кызыксынып күзәттеләр, изге җирнең сихри көченә таянып, күңелләреннән теләкләр теләделәр.
Вәсилә ханым әйтүенчә, кайткан кунаклар, җирле халык бирегә килеп, һәлак булган кардәшләребез рухына дога кылу кебек күркәм гадәт буыннардан-буыннарга саклана.
Умарталык тукталышы да экскурсиягә килүчеләрне җәлеп итте. Биредә умартачылык эшенең нечкәлекләре, корт нәселләре, бал суырту кебек күңелле эш белән таныштылар. Шулай ук туристлар өчен сумка тутыру, учак тергезү ысулларын өйрәнү тукталышларында да укучылар үзләренә күп мәгълүматлар алдылар.
Ә иң күңеллесе табигать кочагында тәмле коймак белән самавырдан чәй эчү булгандыр. Күңелле сәяхәт Гаилә елы уңаеннан нәсел агачыңны булдыру һәм аны үзеңчә бизәү буенча мастеркласс белән төгәлләнде. Тарих эзләрен саклый торган урыннарда булу укучыларда үткәннәрне барлау, кызыксыну уятуга зур этәргеч булып торуы билгеле.
“Туристлык маршрутлары программасы өлкәннәр һәм укучылар өчен аерым төзелә. Алдан телефон аша белешеп, теләгән һәркем районыбызның тарихи урыннары белән таныша ала. Укучылар Пушкин картасыннан куллана алалар”, – ди район мәдәният йорты өлкән методисты Гөлүсә Садриева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев