Тарихны барлаганда: районыбызда бакыр заводы да булган
Без бай тарихлы мәдәни мирасыбыз булган җирлектә яшибез. Районыбызның кайсы гына авылына барсак та, төрле тарихи вакыйгаларга бай булган урыннарны очрата алабыз.
Эзмә авылының иске зираты урыныннан табылган 1332 елгы кабер ташы дисеңме, Казанчы Бигәнәй авылы зиратында урнашкан Ишан каберлеге дисеңме, ә инде 1553-1554 елларда яшәгән Өтернәс шәһәрчеге туган ягыбызның элек-электән рухи һәм дини яктан көчле халык яшәгәнен күрсәтә. Шул форсатны файдаланып мин, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре, Завод Нырты авылы якларына “Туган якны өйрәнүчеләр” түгәрәгенә йөрүчеләр белән сәяхәт оештырдым. Күпләрегез ишетеп белгән бакыр заводы урнашкан урын бит ул. Авыл исеме үзе үк, шушы тарихны дәллиләүче булып тора. Авыл башында безне шул җирлектә яшәүче Мидехәт Хәсәнов каршы алды. Ул тарих укытучысы, мәктәп директоры, совхоз директоры булып эшләп, районда хөрмәт казанган шәхес. Ул завод турында шул хәтле күп мәгълүмат туплаган ки, очрашуга килүчеләр арасында заводның бөтен нечкәлекләрен белеп сөйләве белән һәркемне таң калдырды. XVIII гасырда ук төзелгән завод бик күп еллар буена яхшы сыйфатлы бакыр чыгарган һәм шуның күпчелеген акча кою өчен Екатеринбургка кадәр озатканнар. Ул заманнарда эшче крестьяннар саны бик күп булган. Завод хуҗалары Петр Келярев һәм Иван Ляпин эшчеләрне төрле заводлардан сатып алган, качкын кешеләрне дә файдаланган, шулай ук күрше авыллардан да килеп эшләгәннәр, ә авылда йортлар саны арта барган. Яхонтов идарә итә башлаган чорда йортлар саны 400 гә җиткән. Заводның 4 миче булган, Арча юлы буендагы бакыр заводлары эшчәнлеге белән чагыштырганда бакырны бик күп эшкәрткән, шуның өчен патша хөкүмәте җир дә бүлеп биргән. Экскурсия барышында Мидехәт әфәнде заводның шахта чокырларын, плотина, руда чыгару, мич урнаштырылган урыннарны күрсәтте. Шулай ук завод тормышы белән бәйле булган шәхесләрнең зираттагы каберләрен дә күрдек. Бик күптәнге каберләр булуына карамастан, чуеннан ясалу сәбәпле, язулары яхшы сакланган булуы игътибарыбызны җәлеп итте. Авыл эчендә урнашкан бина, заводта эшләүчеләр өчен хезмәт хакы буларак ипи бирелә торган урынның (ул кибет тә булып торган) стеналары бүгенгесе көндә дә сакланган. Шулай ук элеккеге чиркәү бинасы янына да килдек. Советлар Союзы Героеның берсе – шушы авылда туып үскән шәхес, Башкиров Иван Сергеевичның да туган йорт урынын күрү насыйп булды. Алай гына да түгел, Мидехәт әфәнде күренекле археолог Альберт Борһанов җитәкчелегендә булган экспедициянең Нырты җирлегендә алып барылган археологик казу эшләре турында да сөйләде. Гомумән алганда, авылның барлык истәлекле җирләрендә булып, бик күп мәгълүмат тупладык. Экскурсиядә булучылар әле озак вакыт үзләренең уй-фикерләре белән бүлештеләр, бай тарихлы Нырты җирлеген искә алдылар. Мидехәт әфәнде район тарихының бик кызыклы катламын өйрәнгән, аның кулында тупланган материал бер китап чыгарырлык. Ул безгә бакыр заводының элекке тормышын тулаем күзалларга мөмкинлек бирде. Шушындый күңелле һәм тирән эчтәлекле мәгълүмат белән уртаклашканы өчен Мидехәт әфәндегә чиксез тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. (Фотолар saby-rt.ru сайтында, социаль челтәрләрдә.)
Илсөя Билалова,
Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев