Тәслимә Низами: «Кадерле кунак булдым»
Якташыбыз иҗаты
Әле бер ел элек кенә Саба районы мәдәният идарәсе һәм Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган матур очрашуда булган идем. Ноталар белән язган җырлар китабымны һәм балалар өчен чыгарылган “Сәлам, дуслар!” дигән шигырь китабымны тәкъдир иткән идек. Минем милли ризыклар, туган тел, әби-бабай турындагы шигырьләрне балалар яттан сөйләделәр. Кунаклар яңа китапларымны кулга тотып, ачып укыдылар. Уку залы шыгрым тулы иде. Кара әле, күпме кеше шигырьләремне ишетте, җырларымны тыңлады, дип куанып, илһамланып кайтып киттем. Сабалылар сый-хөрмәткә оста халык инде. Каты сыйладылар. ”Тагын китап яз! Балалар өчен яз! Тагын кайт!”-дип озаттылар. Әйтерсең, минем тыелып яткан чишмәмне ачып җибәрделәр.
РӘХМӘТ СЕЗГӘ, КАДЕРЛЕЛӘРЕМ!
“Бәхет кирәк миңа да”,”Сәлам, дуслар!” китапларымны яңадан чыгардым. Тагын ике яңа китап : берсен-өлкәннәргә, икенчесен— балаларга өлгерттем. Шигырьләр күңелдән су урынына акты. Төнлә торып та язып куям. Иваным:” Талант инде син минем!”— дип илһамландырып куя. Мин компьютерны шыкылдатканда суламый да ахры, җаныкаем. “Төшке ашны ашамадың. Сәгать ике бит инде. Әйдә, якмыш пешердем”,--дип сыйлап кына тора. ”Аякларың оеша . Әйдә саф һавага”, -- дип берәр сәгать йөртеп керә. (Бөтен сөякләрем сызлый. Дарулар, кыйммәтле уколлар турында әйтеп тормыйм. Бер көн гармональный эчми торсам, түшәмгә сикерелек итеп сызланам. Авыру белән көрәштә туа бу шигырьләр , җырлар). Ләкин мин шушы җанны телгәләгән язмышымны иҗатым, елмаюым , иремнең, балаларымның, дусларымның ярдәме белән буйсындырырга тырышып яшим. Шигырьләр, җырлар ничек туганны аңладыгыз инде.
Шуннан соң—минем өчен нишләргә белмичә торучы иҗатташ дусларымның йөрәге аша уза бу шигырьләр. Алланың рәхмәтләре яусын аларга! Муса Җәлил премиясе лауреаты Ленар Шәех һәм отышлы рифма таба алмаганда— Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган җурналист Фәния Әхмәтҗанова. Бер кызык хәлне сөйләп үтим инде: шигырь яза-яза вакытны да сизмәгәнмен, күрәмсең, бер юл күңелемә ошамый инде. Фәния дустыма шалтыратам. Фәния сабыр гына җавап бирде:” Тәслимә, син сәгатьнең ничә икәнен беләсеңме? Төнге 3. Мин үзем генә түгел бит, ирем белән йоклап ятабыз. Иртән шалтыратырсың яме”, --- диде дә, мин таш кебек катып калдым, сүз дә әйтә алмадым. Иртән генә шалтыратып гафу үтендем. Көлештек.”Тәслимә булган җирдә приключения,” дип әйтүләре дә тикмәгә түгелдер,”— диде дустым.
Һәрбер китапның отышы --- аның бизәлеше. Монда да минем гомерлек дусларым янәшәмдә. Авылдашым Гөлзирә Кәримова ясаган рәсемнәр көлеп тора, иҗатымны тулыландыра.
Китап чыгарырга пенсияне җыеп барабыз. Улларым да булыша. Китаплар чыккан шатлыкны иң элек Сабага җиткердем. Саба Т В директоры Әлфия Галимҗановна: “Әйдә, кайт, халыкка җиткерик” , Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Рәкыйповна :“ Иҗат кичәңне кайчанга куябыз? “— дигәч, көнен үк билгеләдек. Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рөстәм Фидаилевич омтылышыбызны хуплады. Ныклап әзерләнәбез. Балалар шигырь ятлый.
Мин сораган һәр нәрсәне электронка аша җибәреп торам. Өлкән улымның дусты Рөстәм Хәбиров Сабада һәм Туган авылым Туктар китапханәләрендә 10 китап куярлык ап-ак китап киштәләре ясап бүләк итте. 5 нче апрель тиз килеп җитте. Эчтән генә янам-көям: ничек булыр? Кабатлау булмасмы?
Һәрвакыттагыча, китапханәгә иртәнге сигездә килеп кердек. Милли киемнәрдәге кызлар зур кунаклар көткәнсыман елмаеп каршы алдылар. Чәй эчерделәр. Казаннан 4 гаилә берәр шигырь, җыр башкаручы балаларын алып кайтты. Саба кызлары-малайлары да җитди әзерләнгәннәр, милли киемнәрдән.
Китап укучылар җитмешләп! Минем халык арасында утырасым килде. Түгәрәк табынның түренә үк кертеп утырттылар. И, рәхәт икән карап утыруы. Китапханәчеләр әзерләнеп күрсәткәннәр! Ике сәгатьлек очрашу бер сулышта узып китте. Минем “Карусель” көе астында “Якташларым” дигән шигыремне укыдылар. Нәни генә Зифа Дәминова ” Туган тел” шигыремне сәнгатьле итеп укыды. Казаннан кайткан Амелия Кашапова “Уңган дәү әнием” не һәм тагын ике шигырь сөйләде әле. Казан шәһәре мәктәпләрендә, зур сәхнәләрдә танылган Зилә Шакирова “Рәхмәт, әни!” шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Минем иҗатташ дустым Казан шәһәрендә һөнәри бәйгеләрдә җиңгән педагог- музыкант Люция Мөбәрәкшина кызлары Алинә һәм Ләйлә белән өр-яңа ”Әни күңеле гөлбакча” җыры белән китап укучылар күңеленә кереп калды. Авторнын туган авылы Туктар китапханәсе мөдире Алсу Мөхәрләмова “Сыйныфташлар” ны укыгач, сабакташым Рәсимә Мингазова сүз алды. “ Укыганда җырлап-сөйләп тә күрсәтмәде. Ләкин шигырь язганын белә идем. Шушы кечкенә генә кыз баланың күңелендә күпме моң ятканын да, шигырь учагының дөрләп янганын да сизмәгәнбез. Кая барсам да, Тәслимә , сине сабакташым дип горурланып сөйлим,-- ” диде ул.
Нәниләр дә сүзгә кушылды. 5 яшьлек Мәликә Хәлилова “Сәлам, дуслар!”ны, ничек өйрәнеп бетергәндер, бер тапкыр гына тирән сулыш алды да сөйләп чыкты. Килдебәк урта мәктәбеннән Сәминә МөҺәрләмова , әнисе шигырьнең үзләренә багышлап язылу тарихын сөйләгәч, укытучы нәселенән булуына һәм мәктәбенә рәхмәт әйтеп язылган шигырьне чын йөрәктән сөйләде.
Күрше авылдан— Сабабаштан Айгөл һәим Ренат Нургалиевлар— җырчы гаилә килгән иде. Матур чәчәк бәйләме бүләк иттеләр. Ренат минем өр-яңа “Озак яшә, әни! “ дигән җырымны башкарды. Өч ул үстерә алар. Миңа дүрт бала әнисенә тирән хөрмәт күрсәтүләре дип кабул иттем. Шигырь ятлаган балалар Сәмир Ибраһимов, Зара Хәлилова, Әдилә һәм Сәйдә Гыймадиевалар, Айбулат Галимбеков, Рәлинә Хаҗиева берсен-берсе уздырыштан дигәндәй, башта шигырьнең исемен, аннан соң Тәслимә Низами дип авторны әйткәннән соң гына, матур итеп сөйләделәр. Минем “Шул ук йөрәк” дигән видеоязмамны да, үзләре чыгыш ясаучылар кебек үк, кайнар алкышларга күмделәр. “Бозлар китә” видеоязмам да автор белән китап укучылар арасын тагын да якынайтты. Чәй өстәле артында әңгәмә дәвам итте. Сый-нигъмәттән өстәл сыгылып торды,туй өстәле, диярсең. Зур бәлешләргә хәтле пешергәннәр иде. Китапханәчеләр китап сөючеләрне яхшы сыйладылар. Кызым белән пешергән өчпочмакларны һәм Мәүлия абыстай пешергән кабартмаларны да яраттылар. Мин бик бәхетле һәм кадерле кунак итеп хис иттем үземне, якташларыма мең-мең рәхмәт! Ләкин иң мөһиме: мин үземнең кирәклегемне тойдым, мин яшәргә тиеш әле дигән максат куйдым. Чөнки Ләйсән Рәкыйповнаның сүзләре мине айнытып җибәрде:” Безнең мондый очрашуларда Тәслимә Низаминың гади, бала күңеленә ятышлы шигырьләре нәни йөрәкләргә күмелгән орлыклар сыман киләчәктә матур шытымнар бирәчәк. Балалар өчен шигырьләр бик кирәкле. Без ата-аналар белән бергә тырышсак кына газиз ана телебезне саклап кала алырбыз”,--- диде. Чыннан да, без шагыйрьләр, язучылар халык арасында ешрак булсак кына , татар әдәбиятенә мәхәббәт шәмдәлләре укучылар йөрәгендә дә кабыныр. Китапханәләр ишекләре каләм ияләре өчен һәрвакытта да ачык— мин шуңа инандым.
Тәслимә Низами,
Татарстаннын Атказанган артисты, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, шагыйрә, һәвәскәр композитор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев