Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Татар Икшермәсе авылында яшәүче Миннегөл Сәетгәрәеваны 97 яшь тулуы белән котладылар

Ветеранны район башлыгы исеменнән Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Биккинин, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин тәбрикләп, иң иңге теләкләрен җиткерделәр.

  Сәетгәрәева  Миннегөл Гыйният кызы 1929 елның 25 гыйнварында Аккүл Бигәнәй авылында дөньяга килгән. Гаиләдә 5 бала үсәләр, икенче бала булганлыктан, Миннегөл апа өй тирәсендәге эшләргә бик иртә өйрәнә, әнисе Бәдернисага эне-сеңелләрен караша. Миннегөл апаның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. 11 яшьтән аруны, ялны белмичә урман кискәннәр, утын ташыганнар. 1958 елда Татар Икшермәсе авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше белән 2000 елга кадәр иңгә иң куеп, тормышның барлык авырлыкларын бергә җиңеп баралар. Шәмгун абый белән Миннегөл апа 1 ул 2 кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Татар Икшермәсе авылына килен булып килгәч колхозда төрле эшләрдә хезмәт куеп лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә Миннегөл апа балаларының, оныкларының, оныкчыкларының кайгыртуын, шатлыгын-бәхетен, назын тоеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев