Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстан мөфтияте игълан иткән «Нурлы Рамазан» бәйгесе финалистлары арасында райондашларыбыз да бар

Әлеге бәйгедә Сабадан Ландыш һәм Альберт Тимергалиевлар гаиләсе катнашып финалга чыкты.

12 нче Республикакүләм ифтар барышында Татарстан мөфтиятенең Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесендә җиңүчене һәм финалга чыгучыларны бүләкләү тантанасы узды. Бәйге шартлары буенча, абсолют җиңүче булып Кукмара районының Туембаш авылыннан Мөэминә Хәбибуллина йорты танылды. Әлеге өйнең тарихы кызыклы: аны, йорт хуҗабикәсе түгел, монда үз йортлары янганнан соң яши торган гаилә бизәгән. Нигъмәтҗановлар гаиләсе, Мөэминә ханымга рәхмәт йөзеннән, үзләренең төп призын – хаҗга юлламаны бизәлгән йорт хуҗабикәсенә бүләк итте. Шулай итеп, Мөэминә Хәбибуллинага Татарстан бәйгенең төп бүләге – “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторыннан хаҗга юллама тапшырылды. Финалга чыгучыларга мактау кәгазьләре тапшырылды. Финалга чыгучылар арасында Сабадан Ландыш  һәм Альберт Тимергалиевлар гаиләсе, Байлар Сабасындагы  «Империя Цветов» кибете дә бар. Ландыш ханымга әлеге бәйге турында фикерләре белән уртаклашуны сорадык.

   Татар халкы бәйрәм алдыннан яисә кунак киләсе булса, йорт-җирен җыештыру, рәткә кертү, матурлау белән мәш килүчән халык.
Бәйрәмнәрнең дә бәйрәме булган Рамазан аен ничек матур бизәлештә каршыламыйсың, ди инде! Шуны күздә тотып быел Татарстанда изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын бик матур итеп бизәүдә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйге икенче тапкыр оештырылды. Татарстанның төрле почмакларында 52 урын бизәлде.
Бәйге кагыйдәләре буенча, җәмәгать урыннарының, шәхси йортларның бизәлешендә ислам символикасын һәм Рамазан элементларын куллану; оригинальлек һәм новаторлык; масштаблылык; эстетик күркәмлек; бизәүгә мәгънәви төсмер өстәү; ут-яктырту бизәлешендә хәзерге заман технологияләрен файдалану кебек күрсәткечләр исәпкә алынды.
Безнең гаиләдә бу бәйгедә көч сынашып карарга булды (гомумән алганда, бәйгеләрдә катнашырга бик яратабыз). Һәм финал өлешенә эләгүгә насыйп булдык. Әлһамдулиллаһ!
Кызганыч, без әлеге бәйге турында соң ишеттек, аның ахыргы көнендә генә эшкә керештек. Бик салкын җилле көн булуына карамастан, үз көчебезне куеп, йортыбызны бизәдек. Начар килеп чыкты дип уйламыйм). Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, быел кар күп булу сәбәпле, бәйгегә җибәргән фотоларда йортыбыз бизәлешенең бөтен матурлыгын күрсәтеп бетереп булмады (бәйге шарты буенча бары 2 генә фото кабул ителде). 
Үзебезнең финалга чыгуыбызны ишеткәч, сөендек. Бу инде безгә исә, икенче елга тагын да тырышырга кирәк булачак дигән мотивация бирде! Насыйп булсын!

29 мартта, 12 нче Республикакүләм ифтар барышында бәйгедә җиңүчене һәм финалга чыгучыларны бүләкләү тантанасы узды. Шәхсән безнең гаиләбезгә әлеге бәйге яңа традиция – йортыбызда Рамазан мохитен тудырырга мөмкинлеген бирде.
Рамазан аеның фазыйләтләре бик күп, ул рәхмәт һәм сабырлык ае. Шулай ук саваплы гамәлләребез арттырылып, хата-кимчелекләребез ярлыканып, җәһәннәм утыннан котылу ае да. Рамазан аен сөенеп каршы алдык, аны күркәм гамәл-гыйбадәтләр белән уздырсак иде, – дигән теләкләрдә калам.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев