Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия көне белән тәбрик итте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия көне белән тәбрик итте

Фото: https://rais.tatarstan.ru

«Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне дәүләт бәйрәме – Россия көне уңаеннан тәбрик итәм!

Әлеге истәлекле көндә без Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылыкны, Ватаныбыз язмышы белән бәйләнешебезне аеруча ачык тоябыз.

Меңьеллык тарихы булган Туган илебезне олылап, без аның кабатланмас үзенчәлеккә ия бай мәдәни мирасына һәм фән өлкәсендәге бөек казанышларына тирән ихтирамыбызны белдерәбез.

Туган җиргә мәхәббәт, рухи-әхлакый хәзинәләребезгә тугрылык җәмгыятебезнең нигезен тәшкил итә, россиялеләрнең ихтыяр көчен чагылдыра. Илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путин билгеләп үткәнчә, Россия – ул күп гасырлар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату гомер итүче гаиләләрнең гаиләсе, ә мәдәниятләр, телләр, йола һәм гореф-гадәтләрнең күптөрлелеге Россияне тагын да берләштерә.

Татарстан Республикасы әлеге гармонияле үсешнең күркәм үрнәге булып тора, Россиянең мөстәкыйльлеген һәм куәтен ныгытуга үзеннән саллы өлеш кертә.

Бүгенге көндә махсус хәрби операция барышында меңнәрчә татарстанлы – Бөек Ватан сугышында җиңүчеләр буынының лаеклы дәвамчылары Ватаныбызны батырларча саклый. Бөтен ил халкы үзенең Геройларына һәрьяклап булышлык күрсәтә һәм алар белән чиксез горурлана!

Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, икътисадның төрле тармакларында, социаль өлкәдә эшләүчеләр һәм яшьләребез шулай ук хезмәттә зур уңышлар яулый. Бик күп якташларыбыз фән, мәдәният һәм спортта югары күрсәткечләргә ирешеп, Россиянең данын таныта.

Кадерле татарстанлылар!

12 июньне без көчле һәм бердәм ил булып каршы алабыз.

Россиянең иртәгәсе көнне һәм дистәләрчә еллардан соң нинди булачагы миллионлаган гражданның хезмәте нәтиҗәсеннән, аерым алганда, безнең һәрберебездән тора. Бергәләшеп без күпмилләтле халкыбызның уңыш-казанышларын арттыра алачакбыз.

Барыгызга да исәнлек-саулык, рухи күтәренкелек һәм үз көчегезгә ныклы ышаныч телим!

Бәйрәм белән! Россия Көне мөбарәк булсын!» диелә котлауда.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-raise-rostam-minnexanov-rossiya-kone-belan-tabrik-itte-5888909

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев