Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстан сәламәтлек саклау министры Саба һәм Шәмәрдән хастаханәләрендәге эш барышы белән танышты

Кичә Саба район үзәк хастаханәсенә эш сәфәре белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде.

Министрны Төбәкара клиник диагностик үзәге (МКДЦ) директоры Рөстәм Хәйруллин  озата барды. Кунакларны Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов  һәм  район үзәк хастаханәсенең  баш табибы Марат Йосыпов  каршы алды.

Министр авыруларны  кабул итү бүлмәсендә, терапия, педиатрия, гинекология, хирургия, инфекция бүлекләрендә булды. Реанимация, операция бүлмәсе, лаборатория, поликлиника һәм ЦАОП белән танышты.

Марсель Мансур улы белән эшлекле һэм файдалы сөйләшү үткәрелде. Ул  районда халыкны диспансерлаштыру, табибларның хезмәтләре, терапия бүлеге бинасынының ремонты белән кызыксынды. Гинекология бүлегенә килгәч, министр йөклелекне туктатырга ниятләгән хатын-кызлар белән эшнең никадәр нәтиҗәле алып барылуын сорады.  Шулай ук Саба районында яңа кан тамырлары үзәге ачу турында да сүз кузгатылды.

Эш сәфәре Шәмәрдән участок хастаханәсендә дәвам итте. Марсель Мансур улы хастаханәнең барлык бүлекләрендә: кабул итү бүлмәсендә, стоматологияда, педиатрия бүлекләрендә, гемодиализ бүлегендә һәм  стационарда булды, биредәге мохиттән канәгать булуын белдерде. Җиһазлануга, ремонт күләменә һәм сыйфатына сокланды. Көндезге стационар базасында койка санын  җәелдерергә тәкъдим итте. Бигрәк тә  хроник һәм йогышлы авырулар турында сүз барды.

Күп кенә төп мәсьәләләр каралды һәм шунда ук хәл ителде. Гомумән алганда, очрашу  уңышлы һәм уңай үтте.

Мәгълүмат Саба муниципаль районының рәсми сайтыннан алынды  https://saby.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2203919.htm 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хастаханә