Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстанда РФ Кораллы көчләре белән контракт төзергә теләүчеләргә түләүне арттырдылар

Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү миллион ярымга кадәр җитәргә мөмкин.

Гомуми сумма республикадан (1,5 миллион сум), РФ Саклану министрлыгыннан (195 мең сум), Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан (300 мең сумга кадәр) бирелә торган түләүләрне бергә кушып исәпләнә.

    “Арттырылган түләүне алу өчен 2024 елның 31 июленә кадәр контракт төзергә кирәк. Арттырылган түләүләрне махсус операция хәрбиләре сафларын тулыландырырга теләк белдергән татарстанлылар гына түгел, шулай ук, факт буенча яшәү урынына бәйсез рәвештә, илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр һәм чит ил гражданнары да алачак. Теләк белдерүчеләргә Татарстанга һәм хезмәт итү урынына баруда ярдәм күрсәтәчәкләр.

Мобилизацияләнгәннәр һәм вакытлы хезмәт үтәүчеләр дә контракт төзи һәм 1,5 миллион сум ала ала. Кораллы көчләр сафларында ир-атларны да, хатын-кызларны да кабул итәләр. Махсус хәрби операциядә медицина хезмәткәрләре, пилотсыз очучы аппарат операторлары, шофёрлар, артиллеристлар кирәк. Контракт хезмәтенә сайлап алу пунктларында теләүчеләргә белгечлек һәм частьны сайларга ярдәм итәчәкләр.

Татарстан контрактчыларына, хезмәткә китәр алдыннан, барлык кирәкле әйберләрнең тулы җыелмасы һәм армия дарулар тупланмасы бирелә. Шуңа күрә хәрбиләрнең үзләренә берни дә сатып алырга туры килмәячәк”, диде Саба һәм Теләче районнары  буенча  хәрби  комиссар  Фәнис  Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев