Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Татарстанда, шул исәптән Саба районында 5 марттан «Каршы полоса» оператив-профилактика чарасы башланды

Агымдагы елның ике аенда республикада юлның каршы як полосасына чыгу нәтиҗәсендә 47 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Татарстанда, шул исәптән Саба районында 5 марттан «Каршы полоса» оператив-профилактика чарасы башланды. 

  Агымдагы  елның ике аенда  республикада юлның каршы як полосасына чыгу нәтиҗәсендә 47 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 22 кешенең гомере өзелгән, 79 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. “Тоташ сызыкны кисү – авыр нәтиҗәләргә китерүче җитди юл һәлакәтләренең төп сәбәпләренең берсе. Әлеге чара каршы яктан хәрәкәт итү полосасына узарга чыгу белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә контрольне көчәйтәчәк. Аеруча юл билгеләре, тамгалар белән тыелган урыннарда каршы як полосага чыгу фактларын ачыклауга игътибар биреләчәк Йөртүчеләрне катнашучыларны игътибарлы булырга, имин тизлек режимы һәм дистанция сайларга чакырабыз”,–дип кисәтә ГАИның район бүлекчәсе  җитәкчесе Марат Гаязов. Профилактика чарасы 18 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев