Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстанда талпаннар тешләвенең рекордлы күрсәткече теркәлгән: урман бетеннән ничек сакланырга?

Талпаннар тешләү сәбәпле, Татарстанның медицина оешмаларына 2346 кеше мөрәҗәгать иткән

Май ае башында 398 очрак теркәлсә, хәзер бу сан 2 744кә җиткән. Белгечләр талпан энцефалитының Татарстанның 30 районында таралуын ачыклаган. Аларга Казан, Чаллы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Биектау, Югары Ослан, Лаеш һәм республиканың башка районнары керә.

Урман бете җирдән 1,5 метрдан биек булмаган куе үлән арасында яши. Шуңа күрә ачык болын яки тугай, урманга караганда да куркынычрак. Гадәттә, талпан сукмак янында качып утыра һәм үзенең корбанын көтә. Урман бете кеше исен 10 метрдан сизеп ала. Талпан теләсә нинди йон яки төккә ябыша да, шуыша-шуыша, тешләү өчен иң уңайлы урын эзли.

Урман-болынга чыгар алдыннан әзерлекле булырга кирәк. Бу ни дигән сүз? Ял итәргә чыккансыз икән, талпан белән очрашырга мөмкин булган урыннардан читтәрәк йөрегез. Кояш төшә торган, якты каен урманында талпаннар әз очрый. Нарат урманында бөтенләй дә юк диярлек. Талпаннарның туплану урыны - катнаш урманнар. Урман эченә караганда, сукмак янында алар мыжлап тора.

Урманга барганда кием-салым турында да онытырга ярамый. Яка, җиң төймәләнгән, свитер - чалбарга, чалбар резин итеккә кыстырылган булырга тиеш. Аксыл кием кияргә тырышыгыз. Аннан бөҗәкләр яхшырак күренә. Киемгә һәм тәннең ачык өлешләренә махсус спрей сиптерегез. Һәр ике сәгать саен өс-башыгызны җентекләп тикшерегез. Әгәр тәнегезгә (колак арты, култык асты, муен, ике аяк арасы) талпан кадалган икән, аны алырга кирәк. Ул озаграк торган саен, энцефалит йоктыру куркынычы зуррак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев