“Татарстаннан рухи көч алам”
Узган атнада Сабабыз дәрәҗәле кунакларны - Бельгия татарларын кабул итте. Тумышы белән Әлки районының Чуаш Кичү авылы кызы, һөнәре буенча журналист, инде 20 елга якын Брюссель шәһәрендә татар мохитен җәелдереп яшәүче милләттәшебез-“Бельгия татарлары” берлеге рәисе Лилия Вәлиеваның гаиләсе белән Сабабызга беренче килүе генә түгел.
Бу юлы да Татарстанга сәфәрендә ул Саба өчен аерым вакыт таба алган. Саба белән Брюссель арасын нәрсә бәйли? Чит төбәктә яшәүчеләрне районыбыз кайсы ягы белән җәлеп иткән соң?,- диярсез. Моның сере бик гади: Лилия ханымны каләмдәшебез, күп китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина белән күптәнге ижади дуслык бәйли. Гөлсинә ханым үзе дә ике тапкыр “Бельгия татарлары” берлеге чакыруы буенча Европада булып, китап укучылар белән очрашуларда һәм милли чараларда катнашкан иде. Саба кунакларының бу килүләрендә район үзәк китапханәсе каршында эшләүче “Әдәби кунакханә”дә зур очрашу үткәрелде. Лилия ханым Гөлсинә Галимуллинаның “Тау җылысы” әсәрендәге Җиһания образының прототибы. Әсәрдә гади авыл кызы Җиһания, Бельгия егете Аленга кияүгә чыгып, яшәргә чит илгә китә. Монда аны нинди язмыш көтүе, яшәү рәвеше, тормыштагы төрле каршылыклар белән очрашып та, татарлага хас сабырлык, тыйнаклык хисләрен югалтмавы, иң мөһиме, милли тамырларын җуймыйча, милләтен олылап яшәве сурәтләнә. Автор бу әсәрне Европада кунакта булып, анда яшәүче татарлар белән аралашканнан соң иҗат иткән. Китапны Бельгия татарлары җәмгыятьнең 10 еллык эшчәнлегенә үзенә күрә бер бүләк буларак та кабул иткәннәр. Очрашу барышында Лилия ханымга да, аның тормыш иптәше Жан әфәнде Шмицка да кызыклы сораулар яңгырады, Әсәрдәге һәр герой чынлыкта бар һәм аларның һәркайсы Лилия ханымның тормышында әһәмиятле урын алган. Чит илдә дә күңелен җылытучы туган як хатирәсе, дәү әнисе киңәшләре, каенана белән килен мөнәсәбәте, вак-төяк тормыш мәшәкатьләре әсәрдә барысы да Җиһания кичерешләре, уй-гамәлләре аша ачып бирелә. Адәм баласын җыясы ризыгы йөртер диләр бит. КГУның журналистика факультетын тәмамлаганнан соң Лилия ханым “Сельская жизнь” газетасы хәбәрчесе булып эшли. Француз телен яхшы белгәнлектән, аны Бенилюкс дәүләтара оешмасына (Голландия, Люксембург, Бельгияне берләштерә) газетаның үз хәбәрчесе итеп эшкә җибәрәләр. Менә шунда гомерлек ярын Жанны очрата. Бельгиядә Лилия ханым тагын бер һөнәр үзләштерә һәм бүгенге көндә зур халыкара гуманитар фондта финансист булып эшли. Шул ук вакытта 12 елдан артык “Бельгия татарлары” берлегенә җитәкчелек итә. Бүгенге көндә Бельгия Корольлегендә 500ләп татар исәпләнә икән. Алар белән даими элемтәдә торып, төрле мәдәни чаралар, Сабантуйлары, “Аулак өй”, милли ризык кичәләре оештырып, ватандашларыбызны берләштерү эшен дә алып бара, татар китаплары һәм милли матбугат басмалары белән тәэмин итү җаен да кайгырта. Тагын бер зур чара - Лилия ханымның гаиләсе соңгы елларда Испаниянең Урта диңгез буенда “Гаилә лагере” оештырып, Татарстаннан килгән волонтерлар ярдәмендә Европа балаларын татарча сөйләшергә өйрәтә, милли гореф-гадәтләребез белән таныштыра. Голландия, Алмания, Франция һәм Испания балалары шулай итеп җәй буе татар мохитендә яши, Тукай телен өйрәнә. Татар артистларын чакырып, концертлар оештыру мөмкинлеген дә табалар. Бельгия белән Татарстан арасына күпер салган бу җыйнак кына гәүдәле, әмма кыюлыгы, тәвәкәллеге белән ирләрне дә алыштырырлык гаярь йөрәкле ханымның тырышлыгына таң калырлык. Ике кызы да теттереп татарча сөйләшә, җырлый, бии. Олы кызы Регина милли чараларны оештыруда үзе дә башлап йөри, Лилия ханым әйтүенчә, “татарлыгы” буенча әнисен дә уздыра икән. Тормыш юлдашы, һәр эшендә ярдәмчесе, фикердәше булган Жан әфәнде дә әкренләп татар сүзләрен үзләштерә. Кичә барышында сөйләттереп тә карадылар әле үзен. Сер бирмәде бельгияле, татар теленең өйрәнүгә бик авыр бирелүен әйтсә дә, җәмәгатенә карап: “Лилия, сине гомерем буена яратам” дип, кичәгә килүчеләрнең күңелен күтәрде. “Саба минем икенче өем кебек булды. Монда бик тыныч, килгән саен күп үзгәрешләр күрәм. Сабаның Яр буен, башка ямьле җирләрен карадык, табигатьтә булдык, саф чишмә суларыннан авыз иттек, халкы белән аралаштык. Сезнең белән аерыласы килмичә генә саубуллашам”,-диде ул соңыннан. Кичә ахырында китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова ”Беркем дә бер кешене телне сакларга мәҗбүр итә алмый,бер кешегә дә чит илгә барып, үз милләтең өчен нәрсәдер эшлә, үз акчаңны сарыф итеп, нәрсәдер өйрәт,башкаларны иярт дигән күрсәтмә бирелми, болар бөтенесе дә күңел кушуы буенча гына эшләнә. Аллаһы Тәгалә сезгә шушы изге уйны салган икән, сез шуларны башкарасыз икән, бу тиңсез хезмәт”,- диде һәм Татарстан киявенә чигүле түбәтәй киертте. “Татарстаннан, сезнең кебек милли җанлы дусларымнан рухи көч алам, бу безне яңа эшләргә рухландыра, киләчәктә дә аралашып яшик, үзегезне дә Бельгиягә чакырам”- диде Лилия Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев